Мөслим-информ

Муслюмовский район

Яңалыклар

Мөслим ветераннары район үсешенә югары бәя бирде

Бүген район ветераннар советының киңәйтелгән президиумының күчмә утырышы үтте. Утырыш Мөслим муниципаль районында Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елының барышына багышланган иде.

Өлкәннәребезнең сәяхәте "Кояшлы Ык" ял итү зонасыннан танышу белән башланды. Чарада катнашучыларны Ык буенда район башлыгы Рамил Муллин каршы алды һәм Ык ярында башкарылган эшләр белән бергә җирлегебездәге яңалыклар белән таныштырды.
Очрашу барышында өлкәннәр сорау-тәкъдимнәрен җиткерделәр. Очрашу тәмамлангач алар яр буенча экскурсия ясадылар.
Делегация шулай ук Түреш авылында, Күбәк урта мәктәбендә булды, "Сүнмәс дәрт" ветераннар клубының чыгышын карады. Көн дәвамында җирлегебез белән танышкан ветераннар башкарылган эшләргә югары бәя бирделәр, Мөслимебезнең көннән-көн матур үзгәрешләр кичерүен билгеләп, рәхмәтләрен җиткерделәр.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама