Реклама
Бөек Җиңүнең 73 еллыгын билгеләп үттек. Әлеге бөек дата уңаеннан “Мөслим туган як музее” каршында Г.Тукай мәктәбе укучылары катнашында флеш-моб оештырылды.
Укучылар төрле хәрәкәтләр ясадылар һәм “ Бабаема Җиңү өчен рәхмәт ” дип һавага шарлар җибәрделәр. Укучылар һәм музей хезмәткәрләре көче безгә бүгенге якты, тыныч тормышны бүләк иткәннәр истәлегенә видеоязма да төшерелде.
ВИДЕО: https://vk.com/public98030744.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз