Мөслим-информ

Мөслим табиблары йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәшү буенча укуларда катнаша

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм “Кичектергесез кардиология белгечләре җәмгыяте” региональ җәмгыяви оешмасы белән берлектә республикакүләм конференция үтте.

       Анда район үзәк хастаханәсенең гомуми практика табибы, онколог Зирәк Фәтхетдинов та катнашты. Конференциядә катнашучылар кисәк үлемгә китерүче йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау проблемалары хакында фикер алышты. Әлеге авыруларга югары технологияле операцияләр ясау буенча махсуслашкан хастаханәләрдә эш системасы белән таныштыру максатында мастер-класслар да уздырылды. 

       “Йөрәк-кан тамырлары авырулары темасы бик актуаль, җирлегебездә дә әлеге төр авыру белән җәфаланучылар аз түгел. Аларга вакытында ярдәм күрсәтү һәм дәвалау, чирне башлангыч стадиясендә ачыклау мөһим. “Сәламәтлек” илкүләм һәм республика программалары кысаларында хастаханәләрнең заманча җиһазлар белән тәэмин ителүе халыкка югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеге бирә”, – ди Зирәк Фәтхетдинов. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: