Мөслим-информ

Мөслим сәнгать мәктәбе укытучылары республика бәйгесендә лауреат һәм дипломант исемен алды

Мөслим сәнгать мәктәбе укытучылары Әлмәт шәһәрендә узган укытучылар һәм концертмейстерларның республика конкурсында катнаштылар. Ф. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятендә чыгыш ясап, вокал бүлеге укытучысы Гүзәл Галиева - II дәрәҗә лауреат, фортепиано бүлеге укытучысы Розалия Хәбибуллина - III дәрәҗә лауреат, Алеся Латыйпова дипломант исемен яуладылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: