Мөслим-информ

Мөслим сәнгать мәктәбе Сармандагы хезмәттәшләрен кабул итте

Мөслим сәнгать мәктәбе укытучылары Сарман районында узган "Наш дом - Татарстан" дип исемләнгән республикакүләм конкурс-бәйгедә катнашты. Укытучылар Рәйсә Харисова, Филүзә Шәрипова, Илшат Ибраһимов, Гүзәл Галиева, Азия Заһидуллина, Әлфинур Гыйльметдинова, Дилбәр Салихҗанова һәм Рунар Шәяхмәтов "Мөслим тугайлары" фольклор ансамбле составында чыгыш ясадылар. Төштән соң сарманлылар үзләре Мөслимгә кунакка килде. Сарман музее...

Мөслим сәнгать мәктәбе укытучылары Сарман районында узган "Наш дом - Татарстан" дип исемләнгән республикакүләм конкурс-бәйгедә катнашты. Укытучылар Рәйсә Харисова, Филүзә Шәрипова, Илшат Ибраһимов, Гүзәл Галиева, Азия Заһидуллина, Әлфинур Гыйльметдинова, Дилбәр Салихҗанова һәм Рунар Шәяхмәтов "Мөслим тугайлары" фольклор ансамбле составында чыгыш ясадылар. Төштән соң сарманлылар үзләре Мөслимгә кунакка килде. Сарман музее хезмәткәрләре "Кояшлы Ык" ял итү зонасында, туган як музеенда һәм сәнгать мәктәбендә булды. Кунаклар мәктәпнең төзек һәм чиста булуына, уку кабинетларының бар кирәкле җиһазлар белән тулыландырылганына сокланып киттеләр, дип хәбәр итәләр сәнгать мәктәбеннән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: