Мөслим-информ

Мөслим прокуратурасы хәбәр итә

Узган атнада җирлегебездә дүрт җинаять эше кузгатылганы билгеле булды.

Узган атнада җирлегебездә дүрт җинаять эше кузгатылганы билгеле булды. Аның берсе Краснояр авылы кешесенә карата. Транспорт белән исерек килеш идарә иткән өчен аңа зур күләмдә штраф түләргә һәм ике ел дәвамында җәяү йөрергә туры киләчәк. Моңа кадәр дә машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган ир элеккеге гамәлләре өчен сабак алмаган булып чыга. Алабуга кешесенә дә җинаять эше кузгатылды. Мөслимнең “Пятерочка” кибетеннән спиртлы эчемлекләр урлаган карак видеокүзәтү камералары ярдәмендә ачыкланган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: