Мөслим-информ

Мөслим оешма-предприятиеләрендә җылыту системасының төзеклеге тикшерелә

Мөслим һәм Сарман районнары буенча күзәтчелек бүлеге хезмәткәрләре "Җылылык-2017" профилактик операциясе кысаларында белем бирү учреждениеләре һәм оешма-предприятиеләрдәге җылыту системасының һәм котелларның төзеклеген тикшерүне дәвам итә. Белгечләр узган атнада Югары Табын, Тойгелде, Яңа Сәет, Тат. Бүләр, Симәк авыл клубларын тикшерсә, бу атнада Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә, "Мизгел" яшьләр үзәгендә булдылар. "Шунысы куандыра: әлеге объектларда җитешсезлекләр күзәтелмәде. Киләсе атнада балалар бакчаларына рейд белән чыгабыз. Янгын куркынычсызлыгы максатында оештырылучы әлеге чара беренче чиратта балалар иминлеген күздә тотып үткәрелә", - ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча күзәтчелек бүлеге начальнигы урынбасары Рушан Фәрхетдинов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: