Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим муниципаль район башлыгы Рамил Муллин әфганчыларны котлады

15 февраль - Россия тарихындагы яңа истәлекле даталарның берсе. Моннан 26 ел элек Әфганстан республикасыннан совет гаскәрләре чыгарылды. Рәхимсез сугыш ун ел буе илебез халкының тынычлыгын югалтты, күпләрнең туганнарын, якыннарын тартып алды, күпме кешене туган туфракларыннан йолкып, чит җирләргә, үлем кочагына илтеп ташлады, күпмесен яралады, имгәтте. Бүген төрле милләт һәм...

Әлеге канкойгыч сугышта илебезнең 14 меңнән артык яшь солдаты һәм офицеры һәлак булды, күпләре хәбәрсез югалды. Әлеге сугышны барлыгы 620 меңнән артык хәрбиләребез узды. Шулай ук әлеге рәхимсез сугышның авырлыгын хатын-кызларыбыз да үз җилкәләрендә күтәрде: хәрби частьләрдә хезмәт иттеләр, табиблар, укытучылар булдылар һәм башка хезмәтләрне башкардылар.

Әфган сугышында 128 Мөслим егете катнашты. Ни кызганыч, аларның 6 сының гәүдәсе туган җиребезгә тимер табутларда гына кайтты. Алар - Мөслимнән капитан Фәиз Рәшитов, Усаклык авылыннан Владимир Арсланов, Мари Бүләрдән - Владислав Байгузин, Владимир Солтанов, Әмәкәй авылыннан Илфар Фәррахов, Бүләктән Илмир Шәйхелмәрданов. 16 егетебез, шушы канкойгыч сугыш утларыннан исән кайтып та, төрле сәбәпләр белән вафат булды.

Бүген җирлегебездә 52 әфганчы егет яши. Алар төрле тармакларда үзләренең тырыш, матур хезмәтләре белән районыбызның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертәләр. Бүген дә әфган сугышында катнашкан хөрмәтле ветеран егетләребез һәр яктан мактауга лаек: алар - һәрвакыт күтәренке рухлы, тормышның ачы тәҗрибәсен туплаган көчле шәхесләр. Сугыш газапларын кыю кичереп, туган җиребезгә, аның халкына тугры калган егетләребезгә без чиксез рәхмәтле. Бүген яшь буынны - әлеге егетләребезнең лаеклы дәвамчыларын - әхлакый яктан да сәламәт итеп, бары тик алар үрнәгендә генә тәрбияли алабыз. Ветеран егетләребезнең үсеп килүче яшь буында гражданлык хисе һәм ил язмышы өчен җаваплылык тәрбияләүгә хезмәт итүләренә ышанабыз.

Совет гаскәрләренең Әфганстан республикасыннан чыгарылуының 26 еллыгын билгеләп үткәндә, теләгебез бер: илебезнең һәм бөтен җир шарының күге аяз булсын, балаларыбыз һәм оныкларыбыз сугыш дәһшәте күрмәсен! Хөрмәтле райондашлар! Сезнең барыгызга да тынычлык, сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим! Күңел тынычлыгы белән җитеш тормышта матур гомер итәргә язсын.

Рамил Муллин,

муниципаль район башлыгы,

район Советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X