Мөслим-информ

Мөслим мөслимәләре "Гыйлем нуры" бәйгесендә 1 урынны яулады

Күптән түгел генә Лениногорск шәһәрендә мөслимәләр өчен “Гыйлем нуры” интеллектуаль бәйгесе узды. Бишенче ел оештырылган әлеге чарада быел дүртәр хатын-кыздан торган 12 төркем катнашты.

Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Азнакай, Баулы, Урыссу, Бөгелмә, Чирмешән, мөхтәсибәтләреннән килгән төркемнәр белән беррәттән Мөслим мөхтәсибәте төркеме дә көч сынашты. Һәм лаеклы рәвештә беренче урынны яулады. Шулай итеп күчмә кубок бер елга Мөслимгә кайтты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: