Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим өлкәннәре табибларга рәхмәтен җиткерә

Өлкәнәйгәч әкрен генә үзен сиздерүче авырулар бар. Шундыйларның берсе - күз катарактасы. Әлеге авыру аркасында кайберләребез гәҗит-журнал, китап укудан, кул эшләре белән шөгыльләнүдән туктарга мәҗбүрбез.

Гомер көзенә кергәндә, бу авыру күпләребезнең яшәешен каралтырга сәләтле. Шул вакытта без районыбызның тәҗрибәле күз табибәсе Нәкыйбә Гайнетдиновага мөрәҗәгать итәбез. Ул - үзенең хезмәт юлын әлеге һөнәргә багышлаган тәҗрибәле белгеч, күпләр өчен чын мәгънәсендә яктылык өләшүче. Нәкыйбә Гафаровна, Уфа күз авырулары фәнни-тикшеренү институты җитәкчелеге белән килешенеп, бик күп өлкәннәребезне операция ясатырга шунда җибәрә. Уфага барып кайту да уңайлы оештырылган. Кайткач та авырулар Нәкыйбә Гафаровна күзәтүендә дәвалануларын дәвам итә.

Без яшәү сыйфатыбызны яхшыртуда куйган хезмәтләре өчен Нәкыйбә Гайнетдиновага, Уфа күз авырулары клиникасы коллективына рәхмәтләребезне ирештерәбез.

И.Низамов, Р.Хәбибуллин, Р.Ибраһимов, П.Романов, Н.Демидова, дәваланып кайтучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев