Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим лицеенда инглиз теле көне үтте

Мөслим лицеенда инглиз теле көне үтте. Инглиз теле көне кысаларында балалар Хеллоуин бәйрәмен уздырды.

Һәрбер класс кабактан, эченә утлар куеп, кеше башлары ясап алып килде. Һәръелдагыча, укучылар, фантазияләрен эшкә җигеп, классларны бизәделәр. 5-6 класслар өчен актлар залында бәйрәм оештырылды. Укучылар Хеллоуинның тарихы турында сөйләде, инглиз телендә җырлар башкарды, әкиятләр һәм мода күрсәтте. 7-11 класслар исә бәйрәмгә багышланган кино карады. Уеннар, мәзәкләр белән дәресләрне үткәрде. Кабак эшләнмәләреннән әзерләнгән күргәзмә сокланырлык иде. Мәктәпнең актлар залы курку бүлмәсе итеп эшләнде. Укучылар әлеге бүлмә белән танышып, куркыныч вакыйгалар сөйләде. Хеллоуинны инглиз теле укытучылары Лилия Нуриева, Венера Харисова һәм Людмила Үтәбаева әзерләде, - дип хәбәр итте лицейның педагог-оештыучысы Гүзәл Вагыйзова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X