Мөслим-информ

Муслюмовский район

Яңалыклар

Мәрхәмәт елмаюдан башлана

Балалар арасында да, өлкәннәр тарафыннан да агрессия билгеләре күрсәтү очраклары аз түгел. Банк урамыннан барам. Билләренә таянган өч егет бер малайны уратып алган. Чама белән 9-10 яшьлек балалар. 

– Авылдан килдеңмени, дуралей?! 
– Әтиең бармы соң, йолкыш?
– Урманда яшисең әллә, башыңнан печән коела?!
Әлеге сүзләрдән соң уртада калган үсмер тагын да кечерәеп калды кебек. Шуның өстенә егетләр “сөйләшүне” телефон камерасына төшереп бара икән әле! Мине күргәч, балалар: “Теге журналист апа!” – дип, кайсы кая йөгерде. 
Бер баланың икенчесенә карата күрсәтелгән агрессиясе бу. Мондый күренеш рәсми телдә “буллинг” дип атала. Инглиз теленнән ул “куркыту”, “мыскыллау” дип тәрҗемә ителә. Буллингта физик көч кулланылмаска да мөмкин.
– Буллингны яңа термин дип әйтеп булмый. Балалар агрессиясе элек тә булган. Мораль, психологик яктан яисә, физик көч кулланып, башкаларны кыерсыту, янау кебек күренешләрне төркемләп башкаручы балалар яшьтәшләрен мыскыл итүләрен аңламый, күрәсең. Рәнҗетелгән баланың фотоларын интернетка чыгару, аноним шалтыратулар, фотолар астына язулар “кибербуллинг” дип атала. Интернет челтәрендә мондый күренешләр дә күзгә чалына, – ди Түбән Табын интернат-мәктәбе педагог-психологы Гөлназ Гыйльфанова.
Гаиләдәге низаглар һәм баланың даими агрессиядә булуы, гаиләнең начар матди хәле буллингка сәбәп булып тора. Мәктәптә буллингка дучар булган балаларда баш авыртуы, психологик тайпылышлар, апатия биш тапкыр ешрак күзәтелә. Суицид омтылышлары да булырга мөмкин, ди психологлар. 
– Проблема комплекслы якын килүне таләп итә. Кыерсытылуга дучар булган бала гына түгел, ә белем бирү процессының барлык субъектлары да тикшерелергә тиеш. Мәктәптә буллингны кисәтү темасына лекцияләр үткәрергә, балаларга буллинг өчен юридик җаваплылык турында сөйләргә кирәк. Ата-аналарның бурычы – катлаулы хәлгә юлыккан балага ярдәм итү генә түгел, ә тирә-юньдәгеләр белән килешеп яшәргә өйрәтү дә. Баланы тискәре кичерешләрдән тулысынча сакларга тырышырга кирәкми. Көндәлек тормышта усаллык белән очрашмыйча торып булмый, – ди Гөлназ Гыйльфанова.
“Балаларны агрессорга каршы торырга өйрәтергә кирәк. Ләкин башкаларны кыерсыту юлы белән түгел”, – ди белгечләр.
... Балалар бакчасында бер сабый елап утыра. Иптәшләре белән сугышкан баланың әнисе дә тетмәсен тетә. 
– И җебегән, “сдача” бирә алмадыңмыни шул малайга?! Сугалар икән, син дә сук! Үзеңне “обижать” иттермә!
Шул сүзләрне әйтте дә, җилтерәтеп дигәндәй баланы җитәкләп чыгып та китте әни кеше. “Заманасы шундый” дип әйтергә яратсак та, кешеләр катыланды кебек. Иң мөһиме – сиңа һәм синекенә тимәсеннәр! Башкалар турында уйламыйбыз. Бала кыерсытуга дучар булмасын өчен вакытында “юк” дип әйтә белергә, иптәшләренең провокациясенә бирешмәскә, уңышсызлыкларга очраса, аларга елмаеп карый белергә тиеш. Проблемалары булса, балалар аларны якыннары белән бүлешә алачагын белеп торсын һәм туганнарының авыр минутларда ярдәм итәчәгенә ышанычы кимемәсен иде. Ышанычны балада әти-әни тәрбияли.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама