Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәрхүм Габделкәрим хәзрәт хатыны: Балалар әтиләрен печенье пешереп көтте - "Шәһри Казан"

Фаҗигале рәвештә һәлак булган Мөслим районы имам-мөхтәсибе Габделкәрим (Венер) хәзрәт Моратовка 36 яшь иде, аның алты баласы ятим калды.

(Казан, 20 февраль, "Татар-информ", "Шәһри Казан"). 15 февральдә фаҗигале рәвештә һәлак булганМөслим имам-мөхтәсибенең алты баласы ятим калган. Габделкәрим (Венер) хәзрәт Моратовка 36 яшь иде

Әтиебез эш буенча Казанга еш йөрде, бу юлы да аны озатканда, тиздән шатлыклы хәбәрләр белән кайтыр дип көттек. Диссертациясен уңышлы гына яклавын да шалтыратып әйтте. Икенче көнгә иртән балалар белән аны көтәргә керештек. Кичен сабыйлар үз куллары белән камыр басып, әтиләре кайтуга дип печеньелар пешереп куйдылар. Капка төбенә машина килеп туктагач, балалар шатланышып: «Әти кайтты, әти кайтты», – дип чыгып чаптылар. Әмма... килгән машина әтиебезнеке булып чыкмады. Әтиегез башка кайтмаячак дигән куркыныч хәбәр килде...

Аллаһы Тәгалә безне бу дөньяга вакытлыча китергән һәм Үзенең Китабында кат-кат шуны кабатлап, исебезгә төшереп тора. Дөньяда кемне генә яратсаң да, бер көн аның белән аерыласың, күпме генә яшәсәң дә, барыбер китәсең, күпме генә җыйсаң да, буш кул белән каласың, нәрсә генә кылсаң да, ул гамәлеңнең ачы яки татлы җимешен күрәсең. Бу нәрсәләрне беләбез, аңлыйбыз кебек тә, ләкин, аерылу сынаулары үз башыңа төшкәндә, җиңел түгел икән. Габделкәримнең гәүдәсен туган авылына алып кайтуны оештырган, машина җибәргән, юу, озату, җеназа эшләрен оештырган кардәшләребезгә Аллаһының рәхмәтләре яусын! Күпме районнардан меңләгән дуслары аның өчен соңгы доганы кылу өчен килгәнсез. Гаиләсенә, балаларына матди ярдәм булсын дип бик күп акчалар җыйгансыз. Озату эшләренең башында торучы Мөслим районы башлыгы Рамил абый Муллинга, Татарстанның мөфтие Камил хәзрәткә, барча мөслимлеләргә, авылдашларына, Габделкәрим белән бергә ничә еллар эшләгән хәзрәтләргә рәхмәт яусын!

Аллаһы Тәгалә барыгыздан да разый булсын! Гаиләләрегез тигез булып, бергәләшеп балаларыгызны үстерергә, бер-берегезнең кадерләрен белеп яшәргә насыйп итсен!

Раббым, Габделкәримнең гөнаһ-хаталарын ярлыкасын. Аны Үзенең оҗмах бакчаларына кертеп, аңа яшел кош булып очып йөрергә язсын! Ахирәте бу дөньясыннан хәерлерәк булсын!

Ихтирам белән Габделкәрим хәзрәтнең җәмәгате Илфак кызы Зилә. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/20/181222/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X