Мөслим-информ

"Мотоцикл" операциясе барышында тикшереләчәк шоферлар категориясен атадылар

Урамнарда мотоцикл һәм скутерда йөрүчеләр арта бара. Мототранспорт юлларда югары хәвеф чыганагы булып тора.

        Ике тәгәрмәчле транспорт чаралары белән бәйле юл фаҗигаләрен һәм хокук бозуларны профилактикалу йөзеннән 15 майдан җирлегебездә “Мотоцикл” операциясе башланды. 

     Ул 15 июньгә кадәр дәвам итәчәк. “Мотоцикл – яшьләр транспорты. Аңлы рәвештә юл кагыйдәләрен бозу аркасында юл-транспорт һәлакәтләренә алар ешрак очрый. Операция барышында транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүчеләрне ачыклауга аерым игътибар биреләчәк. Узган ел мотоцикллар катнашында 87 юл-транспорт фаҗигасе булды, мотоциклдагыларның икесе исерек хәлдә иде, – ди Мөслим районы буенча ДАИ начальнигы Айнур Хәйретдинов. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: