Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Моңлы балалар үсә

Балалар сәнгать мәктәбенең тынлы һәм халык уен корал­лары бүлеге укучылары мил­ли музыка уен коралларында уйнаучыларның “Моңлы дөнья” дип аталучы I Халыкара фоль­клор фестиваль-бәйгесендә кат­нашты.

Фольклор ансамбль (җитәкчеләре – Рунар Шәяхмәтов, Радик Газизов) һәм “Тургай” курай­чылар ансамбле (җитәкчесе – Ру­нар Шәяхмәтов) – I дәрәҗә, Язилә Кыямова һәм Камилла Григорьева (укытучылары – Рунар Шәяхмәтов) II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды­лар. Ралина Искәндәрова – I дәрәҗә дипломант, “Төймә” баянчылар ан­самбле – I дәрәҗә дипломант, Муса Исмәгыйлев (укытучысы – Әлфинур Гыйльметдинова) III дәрәҗә лауреат булды. Конкурсны ТР Мәдәният ми­нистрлыгы һәм Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе гамәлгә куйды. Бәйгедә кат­нашучылар арасында Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән (Дубай), Төньяк Осетия, Башкортстан, Удмур­тия республикаларыннан да катна­шучылар бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X