Мөслим-информ

Мәлләтамак авыл җирлегендә БӘЙРӘМ МИТИНГЫ узды

Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан Мәлләтамак авыл җирлегендә 7нче май көнне Нарат Асты авылы клубында тыл ветераннары һәм 1 сугыш ветеранының тол хатыннарыы, сугыш чоры балалары катнашында бәйрәм үтте. Бәйрәм чәй  өстәле артында  концерт номерлары белән үрелеп барды.

8нче май көнне Мәлләтамак авылында сугышта  һәлак булган авылдашлар хөрмәтенә куелган обелиск янында митинг узды. Авылда ике сугыш ветераны бар. Чарада сугыш ветераны Миңнемөхәммәт абый Хәлиуллин,  ветераннар советы рәисе Марс Динмөхәммәтов, район иҗтимагый совет рәисе Моряк  Йосыпов катнашты. Моряк Шәйхрахманович ике ветеранга  да ТР Президенты һәм “Агромастер” җитештерү компаниясе җитәкчесе Илгиз Исламов  әзерләгән  бәйрәм пакетлары тапшырды. Митинг  авыл  үзешчәннәре Әнвәр Шәмсетдинов, Гөлүзә Хуҗина башкаруындагы концерт номерлары белән  үрелеп барды. Чараны китапханәче Людмила Игошева алып барды, дип хәбәр иттеләр Мәлләтамак авыл җирлегеннән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: