Мөслим-информ

Әмәкәйнең үз юнәлеше бар (Илнара Шакирянова белән әңгәмә)

Әмәкәй авыл җирлеге – районыбызның көньяк-көнчыгыш өлешендәге капкасы. Районга аяк басучылар, җирлек территориясенең, авылларның төзеклегенә карап, беренче бәяне бирә.

Әмәкәй авыл җирлеге – районыбызның көньяк-көнчыгыш өлешендәге капкасы. Районга аяк басучылар, җирлек территориясенең, авылларның төзеклегенә карап, беренче бәяне бирә. Җирлек башлыгы Илнара Шакирянова белән соңгы елларда башкарылган эшләр, халыкның яшәеше хакында сөйләшәбез.

– Илнара Илфатовна, Әмәкәй элек базарлы авыл булган. Халкы һөнәрле, бай булган дип беләбез. Бүген җирлектә халык ничек яши? 
– Олымы ул, кечеме – һәр җирлекнең үз мөлкәте, үз традицияләре бар. Төбәгебезнең иң зур байлыгы – аның кешеләре. Бүген дә халкыбыз тырыш хезмәт белән яши. Бүгенге көндә Әмәкәйдә 134 хуҗалык исәпләнеп, аларда 410 кеше яши, Әлмәт авылында 41 хуҗалыкта 48 кеше гомер итә. Бүген җирлегебездә яшәү шартлары көннән-көн яхшыра бара дип курыкмыйча әйтә алабыз. 
– Соңгы дүрт елда халыктан җыелган салым акчалары хисабына авылларда юллар проблемасы хәл ителеп килә. Сездә юллар торышы ничегрәк? 
– Чыннан да, соңгы елларда авыл юлларын төзекләндерү буенча күп эш башкарылды. Бу уңайдан авылдашларыбызга, район, республика җитәкчелегенә тирән рәхмәтебезне җиткерәбез. Быел гына да Әмәкәй авылының Киров, Базар, Ленин, Революция, Вахитов урамнарында 1,5 км озынлыгында юллар төзекләндерелде. Җәйге һәм кышкы чорларда юлларны карау өчен дә салым акчалары җәлеп ителә. Бүген урам юлларының торышы күзгә күренеп яхшырды. Яз-көз айларында юлларны саклау максатында авылга керү урыннарына шлагбаумнар урнаштырылды. 
– Илнара Илфатовна, авыл халкын чиста су белән тәэмин итү юнәлешендә ниләр эшләнә? 
– Эчәр суыбыз чиста һәм җиткелекле булганда гына яшәешебез тулы канлы була ала. Бу бүгенге көндә бигрәк тә мөһим, чөнки һәр кешедә диярлек автомат машина, өенә суы кергән. Шуңа да су белән тәэмин итүдә өзеклекләр тудырмаска тырышабыз. Җирлек балансында су белән тәэмин итүче ике башня исәптә тора. Ул Әмәкәй халкын, мәктәп, балалар бакчасын су белән тәэмин итә. Әлмәт авылында да бер башня бар. Быел Әлмәттә су насосы һәм 60 метр озынлыкта су торбасы алыштырылды. Ике авылның да су башнялары рәсмиләштерелде. 
– Урамнарның тиешле дәрәҗәдә яктыртылуы да авылның йөзен билгели. 
– Кайчандыр караңгыда утырган авылларыбыз хәзер елның һәр фасылында, ерактан ук күренеп, балкып тора. Эксплуатация срогы чыккан ДРЛ лампалары янып чыгып интектерде. Бүген җирлек буенча барлыгы 53 урында светодиодлы лампалар яна. Быел урам утын ялгау өчен 800 метр озынлыгында электр линиясе сузылды. Өстәмә рәвештә биш урынга яктырткычлар куелды. Бу, беренчедән, урамнарның күбрәк өлешен яктыртырга мөмкинлек бирсә, икенчедән, күп кенә бюджет чыгымнарын экономияләргә ярдәм итте. 
– Җирлектә чисталык мәсьәсе ничек хәл ителә? 
– Җирлегебезнең чисталыгын тәэмин итүдә авыл халкына таянабыз. Финанс чыгымнары салым акчалары һәм дәүләт тарафыннан бирелгән ярдәм хисабына башкарыла. Кар эреп бетү белән һәр учреждение үз территориясен, юл буйларын чүп-чардан арындыра. Район буенча игълан ителгән чисталык икеайлыгы кысаларында да күләмле эшләр башкардык. Һәркем үзенең йорт янын тәртипкә китерде, урамнар җыештырылды, бюджет хезмәткәрләре белән берлектә өмәләр уздырдык. Халыктан график нигезендә каты көнкүреш калдыкларын җыю да экологик хәлне яхшыртуга зур этәргеч булды. Тирә-юньне ямьсезләп яткан чүплеккә быел рекультивация үткәрдек. Тормыш өчен куркыныч тудырган унҗиде төп карт агач киселде. Авыл яшьләре, читтә яшәүче игелекле якташларыбыз һәм иганәчеләребез ярдәме белән Сабантуй үткәрү урынын да тулысынча яңарттык. Гомумән, авылдашларыбыз тулы канлы тормыш белән, дус-тату һәм бердәм булып гомер итә. Бердәмлек, тупланганлык җирлегебезнең елдан-ел үсүенә, матураюына этәргеч бирә. 

Әңгәмәдәш – Фәридә 
Гайнетдинова. 

Лилия Шәймиева фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: