Мөслим-информ

Әмәкәй авылы мәчетендә дин сабаклары узды

Әмәкәй авылының мәгариф ветераны Виктория Газтдинова яза.

       – Быел Әмәкәй мәчетендә авылыбызның имам-хатыйбы Хөснулла хәзрәт инициативасы белән дин сабаклары үткәрелде. Дәресләрне Мөслим мәчете имам-хатыйбы Ринас хәзрәт Нәбиев алып барды. Мөгаллимебез беренче дәрестән үк итагатьле, мәгълүматлы булуы белән күңелләребезне яулады. Моңа кадәр әлифне таяк дип тә белмәүчеләр гарәпчә укый-яза башладык, фикх фәнен дә өйрәндек. Мөгаллимебез, иң беренче эш итеп, һәрберебезнең өй эшен җентекләп тикшерә, ялгышлык булса, кабаттан аңлата, шуннан соң гына яңа темага күчә. Яңа дәрес материалы индивидуаль ныгытыла, ягъни һәр укучы, такта алдына чыгып, материалны үзләштерүен исбатлый. Ринас хәзрәт уңышларыбызга ихлас сөенде.
       Мөгаллимебез – оста оратор да, аны тыңлаган саен тыңлыйсы гына килә. Белем алуны энә белән кое казуга тиңләсәләр дә, безнең өчен бер елга сузылган бәйрәм булды ул. Моның өчен Хөснулла һәм Ринас хәзрәтләргә зур рәхмәт! Үз изгелекләре меңе белән кайтып, шатланып-куанып яшәргә язсын.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: