Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әмәкәй авыл җирлегендә яшелләндерү, төзекләндерү эшләре бара

Әмәкәй авыл җирлегенә караган Әмәкәй һәм Әлмәт авылларын төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча даими эшлиләр.

Октябрь ае дәвамында авылларны, оешмалар тирә юнене чистарту буенча өмәләр үткәрелде. Җирлекне яшелләндерү максатында миләш һәм юкә агачлары утыртылды. Өмәләрдә бюджет оешмалары хезмәткәрләре, авыл халкы актив катнашты. Үзара салым акчасы хисабына, авылларны ямьсезләп торучы карт агачлар киселде. Кисү эшләрен "Радикал" оешмасы алып барды. Үзара салым акчасы хисабына Әлмәт авылында өзеклекләрсез су бирү өчен, СУПН җиһазы урнаштырылды, дип хәбәр итәләр Әмәкәй авыл җирлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев