Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәп укучылары 6 декабрьдә чыгырылыш иншасы язачак

Имтихан кабат 7 февраль һәм 16 майда үтәчәк, дип хәбәр итә "Татар-информ".

11 чыйныфларда чыгарылыш инша язу 6 декабрьдә узачак, дип хәбәр итә Рособрнадзор матбугат хезмәте. Бу хакта ТАСС яза.

"2017/18 уку елында йомгаклау иншасы 6 декабрь, 7 февраль һәм 16 майда үтәчәк. Йомгаклау иншасының нәтиҗәсе "зачет" яки "незачет" булачак. Әгәр мәктәпне тәмамлаучы имтиханда канәгатьләнмәслек нәтиҗәсе алса, аңа аны яңадан тапшыру мөмкинлеге биреләчәк", - дип бердергән матбугат хезмәте.

1 сентябрьдә Мәгариф һәм фән министрлыгы 2017-2018 уку елына сочинение темаларының биш ачык юнәлеш темасын атады. Алар «Тугрылык һәм хыянәт», «Битарафлык һәм ярдәмчеллек», «Максатлар һәм чаралар», «Батырлык һәм куркаклык», «Кеше һәм җәмгыять» («Верность и измена», «Равнодушие и отзывчивость», «Цели и средства», «Смелость и трусость», «Человек и общество») дип атала. Бу хакта министрлык сайты хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама