Мөслим-информ

Мәхәббәттән фаҗигагә бер адым (Булган хәл)

“Яшәү”, “мәхәббәт”, “табигать” төшенчәләре кеше күңелен иркәли, аңарда яшәүгә дәрт, өмет уята, тормышның бик тә матур эчтәлекле мизгелләрен тәшкил итә. Ләкин ни өчендер, күп очракта шушы матурлыклар артында төзәтә алмаслык хаталар, фаҗигаләр яшеренгән була.

Бөгелмә районында укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләп йөргән чор. Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калып барганда, юллама буенча мәктәпкә яшь физик – Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлаган, Дамир исемле, чибәр, озын буйлы укытучы егет килде. Егет Карабашныкы икән. Аңа кадәр шулай ук Карабаштан күзләрне камаштырырлык чибәр, исеме җисеменә туры килгән Энҗе исемле кыз да килгән иде. Ул – рус теле һәм әдәбияты белгече. Алар икесе дә бер төбәктән булсалар да, икесе ике мәктәптә укып, поселокның ике ягында яшәгәнгәме, моңа кадәр бер-берсен белмәгәннәр. Ике яшь белгеч башта дуслашып киттеләр, ә аннан гади дуслык көчле мәхәббәткә әверелде. Энҗе хәтта Дамир өчен элек йөргән егетен дә ташлады.

Яшь белгечләр мәктәп эшенә чумдылар. Аларны укучылар да бик яратты һәм хөрмәт итте. Инде дәресләр бетеп, мәктәп бушап калгач та физика лабораториясендә балалар тавышы кичкә кадәр тынмый иде. Дамир белән Энҗе класстан тыш чараларны үткәрүдә дә башлап йөрделәр. Ә мәхәббәтләре көннән-көн ныгый гына барды, язга таба инде өйләнешү турында да сөйләшә башладылар. Кичләрен физика кабинетының лабораториясендә киләчәккә планнар кордылар, туй турында сөйләштеләр, кавышу көннәрен тизрәк җиткерү теләге белән яндылар. Энҗе Мәскәүгә баручы дус кызына хәтта туй күлмәгенә дә заказ бирде.

Көннәрнең берсендә, дәресләрдән соң лабораториядә озак кына сөйләшеп утырганда гел юк сәбәптән генә үпкәләшеп алалар. Шул вакыт Энҗе кызу-кызу атлап укытучылар бүлмәсенә китә һәм телефоннан Мәскәүгә барырга тиешле дус кызына: “Безнең туй булмаячак, миңа туй күлмәге ала күрмә”, – дип шалтырата. Бүлмә ишеге ачык булганлыктан, Дамир аның һәр сүзен ишетеп тора. Энҗе укытучылар бүлмәсеннән чыга да кайтып ук китә. Мәктәптән чыгып капкага якынлашканда Дамирның форточкадан: “Хуш, Энҗе!”, дип кычкырганын ишетеп, кире борыла. Күңеле нидер сизеп, йөгерә үк башлый. Лабораториягә барып керсә, идәндә ватык стакан һәм түгелгән ниндидер сыеклыкны күреп, йөрәге жу-у итеп куя һәм ачыргаланып: “Нишләдең?” дип кычкыра.

Дамирның йөзе агарып торса да, үзен тыныч тота. Берни дә юк, әйдә кайтыйк, дип Энҗене култыклап ала. Фатирлары күрше генә булганлыктан, башта Дамир, аннан Энҗе фатирларына кереп китәләр. Ләкин ул вакытта аларның берсе дә бу аларның соңгы очрашуы икәнлеген аңламый.

Дамир кайтып кергәч, фатир хуҗасы өстәлгә кайнар икмәк кисеп куя, бик тәмле итеп, сөйләшеп чәй эчәләр.

Төнлә хуҗа хатын, ниндидер дөбердәү тавышына уянып, йөгереп Дамир бүлмәсенә барып керсә, аның һушсыз идәндә ятканын күрә. Район үзәгеннән ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче шактый вакыт үтә, егетне больницага алып китәләр. Ә иртәнге 4 тә аның гомере өзелә. Сәбәбе – агулану.

Энҗе укытучылар бүлмәсендә телефоннан сөйләшкән арада ул, ачкыч яратып, химия лабораториясенә керә һәм агулы химик реактив алып чыгып, аңа су кушып кызулык белән эчеп җибәргәнен сизми дә кала. “Дамир үлгән” дигән хәбәр авылны тетрәндерде. Балалар да, ата-аналар да, авылның яше-карты энергиясе ташып торган, балаларының яраткан укытучысының үлемен йөрәкләре белән кабул итә алмыйлар иде.

Аны соңгы юлга озатырга укытучылар коллективы, дуслары бардылар. Минем үземне иң гаҗәпләндергәне шул булды: әнисенең күзендә энҗе бөртеге кадәр дә яшь күренмәде. Әллә без килгәнче, коеласы яше коелып беткәнче елаган, әллә җан өшеткеч хәбәрдән катып калган, әллә суынып беткән улының гәүдәсенә шул рәвешле үпкәсен белдерә иде. Ләкин аның “Кемнәргә калдырып киттең безне?” – дип өзгәләнеп әйткән сүзләре хәсрәт һәм күз яшьләре белән мөлдерәмә тулы икәнлеген һәрберебез сиздек.

Өйдә Дамирның 13-15 яшьләрдәге энесе белән сеңлесе тумыштан гарипләр икән, берсенең бер кулы, берсенең бер аягы юк. Ә ата-ана авызларыннан өзеп, балабыз белемле кеше булсын дип аны укыткан. Ул эшли башлагач, сөенеп, аның ярдәмен тоеп яши башлаганда гына нинди нәтиҗә. Кеше үзе теләп гүргә кереп ятты. Я шуннан ни булды инде дисезме? Бераз кайгырып йөрде дә Энҗебез уңышлы гына кияүгә чыкты. Балалар үстерә, үзен бик бәхетле саный. Түбән Кама шәһәрендә яши. Карабашка кунакка кайтканда тау итәгенә урнашкан зиратка күз төшереп, сирәк-мирәк кенә Дамирны да искә ала.

Бу гыйбрәтле мәхәббәт тарихын укып, яшьләр, кемгәдер ачу итеп, яисә, кемнедер үкендерү өчен дөньядан үз теләгең белән китү – чын юләрлек, ә сине тудырган ата-анага мәңге онытылмаслык хәсрәт икәнлеген аңласыннар һәм онытмасыннар иде.

 

Галия Фәрхетдинова.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: