Мөслим-информ

“Мизгел” яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау оешмаларына караган бүлекләрнең отчет җыелышы узды

Мәшгульлек үзәге җитәкчесе Дамир Мөхәммәтдинов 2015 елда оешмаларда кыскартулар белән бәйле рәвештә эшсез калганнарның саны артуын ассызыклады. Социаль яклау бүлегеннән Валерий Бухарин мохтаҗларга, авыр тормыш шартында калганнарга төрле социаль ярдәм күрсәтелгәнен әйтеп китте. "Маяк" халыкка хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Гөлнара Хатбуллина өлкән яшьтәгеләргә һәм инвалидларга мобиль бригадалар барып хезмәт күрсәткәннәрен,...

Мәшгульлек үзәге җитәкчесе Дамир Мөхәммәтдинов 2015 елда оешмаларда кыскартулар белән бәйле рәвештә эшсез калганнарның саны артуын ассызыклады. Социаль яклау бүлегеннән Валерий Бухарин мохтаҗларга, авыр тормыш шартында калганнарга төрле социаль ярдәм күрсәтелгәнен әйтеп китте. "Маяк" халыкка хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Гөлнара Хатбуллина өлкән яшьтәгеләргә һәм инвалидларга мобиль бригадалар барып хезмәт күрсәткәннәрен, исәптә торучы гаиләләр белән түгәрәк өстәлләр, әңгәмәләр үткәрелүен, ведомствоара рейдлар үздырылуын тәгаенләде. Картлар һәм инвалидлар йортыннан директор вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Гөлнур Искәндәрова биредә тәрбияләнүчеләрнең тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту максатыннан башкарылган эшләргә тукталды.

  • VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены – Мөслимдә
  • Хәтерләрдә ул еллар...
  • “Алтын балык” фестивале
  • Рәшит Шәфыйковның юбилей кичәсе узды
  • Гимназиягә 15 яшь тулды
  • “Мәңге сүнмәс яз гөле сез, Әниләр!” дип исемләнгән чара үтте.
  • "Без бу җирдә бары Мөслимнеке!" гала концерты
  • Ярминкә
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш

Район Башлыгы Рамил Муллин җыелышта авыл җирлекләре башлыклары, пенсия, эчке эшләр бүлеге активы катнашырга тиеш булуын искәртте. Эшсезлек белән бәйле проблемалардан чыгу юлларын карарга, үзебезне үзебез продукция белән тәэмин итәргә, яшьләрне авылда калдыру юлларын карарга дигән максат куйды.

Материаль ярдәм үзәгенең 30 номерлы филиалы җитәкчесе Нурсибә Мингалимова халыкны тиккә сарыф итмәс өчен электрон хезмәтләрдән файдаланырга чакырды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: