Мөслим-информ

"Мизгел" яшьләр үзәге мөслимлеләргә тәмәкене "ташларга" ярдәм итәчәк

Бу уен сүз түгел. Хактан да, волонтерлар, "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре Халыкара тәмәкесез бер көн акциясе кысаларында мөслимлеләр өчен махсус чара оештыра. Мөслим лицее янәшәсендә урнашкан экстрим паркта "Төтенсез яз" дигән девиз астында кызлар һәм егетләр арасында спорт ярышлары узачак.

Башлана 18.00 сәгатьтә. Катнашучыларны бүләкләр көтә. Спорт чараларын оештыручылар начар гадәтләргә вакыт та, теләк тә калмаячак, дип ышандыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: