Мөслим-информ

Мираслылар оста уйный

Призлы урынга чыккан командаларга Мактау кәгазьләре һәм медальләр тапшырылды.

2007-2008 елгы яшүсмерләр арасында “Авылдаш” кибете кубогына районара футбол ярышлары үтте. Уенда Мөслимнең “Мирас” командасы (2007нче елгылар) җиңү яулады. Тренерлары – Илфат Хафизов. Икенче урында – Актаныш районы, өченчедә – “Мирас” (2006нчы елгылар) командасы. Призлы урынга чыккан командаларга Мактау кәгазьләре һәм медальләр тапшырылды. Турнирның иң яхшы уенчылары Әмир Гамиров, Айнур Латыйпов, Илназ Харисов һәм Азамат Тимергалиев Мактау кәгазьләренә һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды.

Фото – http://tatarstan.ru/file/photoreport2/print_5333027_3906589.jpg алынеды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: