Реклама
Бөгелмә шәһәрендә 2003-2004 елгы яшүсмерләр арасында футбол буенча Татарстан беренчелегенең зона ярышлары узды. Анда башта алты команда, ике төркемгә бүленеп, үзара очрашты.
Аннары ярымфинал - финал уйнадылар. Безнең район данын "Яшьлек" спорт комплексында шөгыльләнүче 2004-2005 елгы "Мирас" командасы яклады. Әле бер яшькә кечерәк булуларына карамастан, алар канәгатьләнерлек уен күрсәттеләр. Баулылыларга 2:3 һәм бөгелмәлеләргә 1:3 исәбенә оттырып, җәлиллеләрне 1:0 исәбе белән отып, бишенче урынны алдылар. Команда уенчылары иганәчеләр Фаит Шәймурзинга һәм Игорь Бубековка зур рәхмәтләрен җиткерәләр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз