Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Минзәлә районында трактор пассажиры һәлак булган

Трактор йөртүчесе һәлакәт булган урыннан качкан. (Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Минзәлә районында трактор әйләнү аркасында аның пассажиры һәлак булган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. Бүген иртән 112 номерына Югары Тәкермән авылында МТЗ-1221 тракторы әйләнүен хәбәр итәләр. Һәлакәт...

Трактор йөртүчесе һәлакәт булган урыннан качкан.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Минзәлә районында трактор әйләнү аркасында аның пассажиры һәлак булган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүген иртән 112 номерына Югары Тәкермән авылында МТЗ-1221 тракторы әйләнүен хәбәр итәләр.

Һәлакәт булган урынга Күзәмбәт авылы янгын сүндерүчеләре, медицина һәм полиция хезмәткәрләре килә.

Һәлакәт аркасында 59 яшьлек пассажир вафат була. 48 яшьлек трактор йөртүчесе һәлакәт урыныннан качкан. ЮХИДИ хезмәткәрләре эзләү эшләре алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама