Мөслим-информ

Минем өчен тугансыңдыр

Мөслим авылында яшәүче безнең өчен кадерле булган Мостафина Мәгъфия Кәлимулла кызына җәйнең иң ямьле чагында – 10 июньдә 70 яшь тула. 

Син безнең өйгә килен булып төшкәнгә дә 50 ел үтеп китте. Шул чакта синең белән кавышып, бергә яши башлаганга мин мең рәхмәтле. Син безнең өйгә килен булып төшкәч, безнең өйгә нур иңгәндәй булды. Безнең өй кечкенә генә, әнкәй колхозда икмәк агулаганда агуланып инвалид булып калган иде. Сеңлем Әлфия 7 нче класста укый, ә минем ул чакта төпле профессия дә юк. Без бергә тора башлагач, әкренләп, үзебезнең көч белән, (чөнки миңа 6 яшь чагында әткәй вафат булды) өен, мунчасын, сарайларын салдык, малын тергездек. Сеңлем дә, укуын тәмамлап, югары уку йортына керде, аны тәмамлап эшкә урнашты, кияүгә чыкты. Ике улыбыз да, югары уку йортына кереп, аны уңышлы тәмамлап, икесе дә өйләнеп, үз тормышлары белән яшиләр. Алар да сиңа охшап эшчән булып үстеләр, кайда гына хезмәт куйсалар да, яхшы эшләделәр. Балалар – ата-ананың көзгесе, дип, юкка гына әйтмиләр бит. 
Син тормышта да уңган хуҗабикә булдың. Өйдә һәрвакыт матур гөлләр, ә бакчада күпләп матур чәчәкләр үстерәсең. Җиләк-җимешләрең, яшел-чәләрең һәр елны мул уңыш бирә. Син һәрвакыт юмарт, сабыр, булганына шөкер итә белдең. Кеше тормышыннан көнләшмәдең, кеше гайбәтен сөйләмәдең. Миңа да беркайчан да: “Нигә акчаң әз, нишләп эшең шулай”, – дип, теңкәгә тимәдең. Мин гомер буе балыкка йөрдем һәм һаман да йөрим. Аның өчен дә: “Ник вакыт уздырып йөрисең!” – дип, сүзгә килгәнең булмады. Боларның барысы өчен дә сиңа зур рәхмәт. 
Безгә кем генә кермәсен, барысына да ачык йөзле булдың. Күршеләрме, дуслармы, туганнармы – безнең ишек һәрвакыт ачык булды. 
Син 38 ел буе Киров исемендәге, аннан “Чулпан” колхозында башта терлекчелек бухгалтеры, экономист, соңгы елларда баш бухгалтер булып эшләдең. Шушы вакыт эчендә 4 председатель белән эшләргә туры килде, алар белән килешеп, эшеңне әйбәт башкардың. Язгы чәчү, урып-җыю, отчет вакытларында иртүк китеп, кичке сәгать 10га гына кайта идең. Соңгы елларда бигрәк тә авырга туры килде, Казан, Чаллы юлыннан кайтып кермәдең. 
Синең тагын бер яхшы ягыңны күпләр белмиләрдер әле. Син эшләгән чагында бик күп кешеләргә кан бирдең. Бала тудыру бүлегенә, хирургиягә ашыгыч кан кирәк чакта сиңа шалтыраталар иде. Син бервакытта да кан бирмичә калмадың. Каты авырып, хастаханәгә кергәч, миңа да бик күп кан кирәк булды. Син иң беренче булып миңа каныңны бирдең, чөнки безнең кан группалары да бертөрле. Каты авырудан соң төшенкелеккә бирелгәч, мине аякка бастыручы кеше дә – син. Минем янга килеп, син тереләсең, дип, иртә-кич миңа мәҗбүри дару эчереп, мине төшенкелектән чыгардың, аякка бастырдың. Әле дә, лаеклы ялда булуыңа карамастан, һаман кешеләргә ярдәм итәсең. Пенсиягә чыкканда байтак кешеләр синең янга ярдәм сорап килә. Кайсының я фамилиясендә, я исемендә хата китеп, аны судта расларга туры килә, я архивка барып тикшерергә кирәк. Син бер кешене дә тыңламыйча калмыйсың, я судка, я архивка барып, аларга ярдәм итәсең. 
Мәгъфия, мин сиңа озын гомер, шатлык-куанычлар, сәламәтлек телим. Балаларның, оныкларның куанычын гына күрергә язсын. Бер-беребезгә терәк булып, киләчәктә дә бергә-бергә яшәргә язсын. 
Туган көнең белән, дип әйтсәм дә, 
Бүләге бит миңа, кадерлем. 
Сайлап биргән Ходай миңа сине 
Йөздән түгел, йөз меңнән берен. 
Газиз әнкәң сине тапкан чакта 
Бары минем өчен тапкандыр. 
Нурлы күзләрең дә бу дөньяга 
Мине генә эзләп баккандыр... 
...Бергә үткән борма тормыш юлы 
Булмагандыр бары тик актан. 
Тик барыбер мине, дуамалны, 
Алып киттең туры сукмактан. 
Син булганга гына яшим җирдә, 
Синең белән генә көчле мин. 
Нәрсә эшләсәм дә бу дөньяда, 
Этәргече аның – бары син! 
Бер сәбәпсез бүләк итәм сиңа 
Якты теләкләрнең бәйләмен. 
Туган көнең белән котламыймын, 
Чөнки ул көн – минем бәйрәмем. 
Балалар, киленнәр, оныклар 
һәм барлык туганнар 
исеменнән ирең Мияссәр. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: