Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Мин татарча сөйләшәм”гә - 10 ел

"Мин татарча сөйләшәм" акциясе быел үзенең 10 еллыгын билгеләп үтә. Шул сәбәпле, аңа багышланган гала-концерт Казаннан кала, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләрендә дә узачак икән.

Акциянең башлануына инде бер дистә ел узса да, ул һаман да беренчел миссиясенә тугъры калган.

- Шәһәрдә татар телен куллану даирәсен киңәйтү, яшьләр арасында татар теленең имиджын арттыру, Татарстанда ике дәүләт - татар һәм рус телләренең бертигез күләмдә куллануын барлау - төп максатлар шушы, - дип сөйләде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбриз Яруллин.

"Мин татарча сөйләшәм" 26 апрель көнне 15.00дә узачак гала-концерт белән генә чикләнми (быел акция дәвамында уза торган чаралар турында язган идек). 10 ел эчендә шушы акция вакытында авто-, велохәрәкәтләр, "Интернет татарча сөйләшә" дигән чаралар узган. Ел саен дөньяда кулланыла башлаган яңа технологияләрне татарчалаштырырга да тырышалар оештыручылар.

Татар телен яратмаучылар - "кара исемлек"тә

Моннан тыш, "Мин татарча сөйләшәм" акциясе вакытында татар телен куллана һәм инкарь итә торган оешмалар барлана. 10 ел дәвамында татар телен яратучылар рейтингы да барлыкка килгән. Казанның "Ашан", "Метро", "Зельгрос" сәүдә үзәкләре, Наласа авылы сөт заводы, Казан метрополитены, "Майский" оешмасы үз эшчәнлегендә рус теле белән бергә татар телен кулланышка керткән. Ә татар телен инкарь итүчеләр өчен хәтта махсус "Тяжело с татарским" дигән антипремия дә булдырылган. Узган елларны "кара исемлек"кә Казан Кремле тыюлыгы, Казан мэриясе, электрон хөкүмәт порталы кергән. Чараны оештыручыларның берсе, журналист, җәмәгать эшлеклесе Римма Бикмөхәммәтова әйтүенчә, дәүләт оешмалары белән чагыштырганда, хосусый ширкәтләр белән эшләү күпкә җиңелрәк. Гәрчә, дәүләт оешмалары бу идеяне беренче чиратта хупларга тиеш булсалар да.

Берничә ел элек Казанның җәмәгать транспортында аудиомәгълүматны татарча ишетергә, татарча юл билгеләрен күрергә мөмкин түгел иде диярлек. Бүгенге көндә "Мин татарча сөйләшәм" акциясе ярдәмендә алар булдырылды, ди оештыручылар. Әле күптән түгел генә кулланылышка кертелгән түләүле парковкаларда татарча мәгълүмат булуы сөендерә.

Татарстанда төрле оешмаларның исемен, элмә такталарындагы язуларны һәм башка мәгълүматны тәрҗемә итә торган махсус орган булырга тиеш, дип саный Римма Бикмөхәммәтова. Оешмалар паспорт алганда, мәҗбүри рәвештә мәгълүматны шушы орган ярдәмендә бушлай тәрҗемә итәргә тиеш булсын иде, дигән теләктә ул. Чыннан да, мондый оешма барлыкка килсә, татарча хаталы язучыларның саны кими төшәр идеа. Тик, ни кызганыч, журналист бу турыда инде күптәннән әйтеп килсә дә, боз һаман да урыннан кузгалмый.

Акциянең "Татар дозор" квест-уенына килсәк, соңгы берничә елда анда мәктәп укучылары гына катнаша икән. Шунысы бар: монда эләгү бер дә җиңел түгел. Башта биремнәрне башкарырга кирәк икән. Алар арасында видео төшерү, социологик сораштыру уздыру кебекләре бар. Быел "Татар дозор"да Казан укучыларыннан тыш Актаныш, Биектау районы балалары да катнашкан. "Дозор"чылар барлыгы 9 километр юл үткән. Төрле пунктларда аларны Хуҗа Насретдин, Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты геройлары - Итил, Алсу каршы алган.

Шунысын да билгеләп узу кирәк: "Мин татарча сөйләшәм" акциясе "2014-2020 елларга Татарстан Республикасында Татарстан дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасына да кертелгән. Шул сәбәпле, аны оештыруга республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы кушылган. Быел Татарстанның 110 мәктәбендә "Мин татарча сөйләшәм" шигаре белән бик күп чаралар уздырылган. Саха, Мари Иле республикалары да бу акцияне хуплап, үз төбәкләрендә шушындый чара уздыру теләге белән яна икән хәзер.

Паркта татар хәрефендә каһвә эчеп булачак

"Мин татарча сөйләшәм" акциясен оештыручылары Татарстанда Парклар һәм скверлар елын да читләтеп узарга җыенмый. Алар милли компонентларны республика паркларына кертергә ниятлиләр. "Ә", "ү", "ө", "җ", "һ", "ң" хәрефләрен агачтан ясап, парк һәм скверларга урнаштырачаклар. Бу хәрефләргә утырып ял итеп яки каһвә эчеп булачак. Моның белән Чаллыда да кызыксына башлаганнар икән. Хәрефләрне ясау өчен яшь архитекторлар арасында "Tatpark" проекты конкурсын да үткәрергә тели оештыручылар.

10 ел эчендә акцияне оештыручылар җәмгыятьтә резонанс тудыру, татар теленең дә кешеләр арасында шактый популяр була алуын белдергән. Хәтта кайбер элемтә челтәрләре, эзләү системалары, үзләре теләп, татар телендә мәгълүмат бирә башлаган икән. Республика җитәкчелеге дә бу мәсьәләгә йөз белән борылган. Рөстәм Миңнеханов Универсиадага төзелгән спорт объектларында өчтеллелекне саклауны шәхсән үз контроленә алган булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев