Мөслим-информ

Күңелле мәктәп еллары

"Мәгариф” журналы үзем белән мәктәптә укыганда булган берәр вакыйганы сөйләүне үтенгәч, мин уйга калдым. Бик күп бит алар. Беренче сыйныфтан алып, мин гел тәртип бозучылар исемлегендә булдым. Шул ук вакытта фәннәрдән гел “биш”ле билгесе алучылар исемлегендә идем.

“Мәгариф” журналы үзем белән мәктәптә укыганда булган берәр вакыйганы сөйләүне үтенгәч, мин уйга калдым. Бик күп бит алар. Беренче сыйныфтан алып, мин гел тәртип бозучылар исемлегендә булдым. Шул ук вакытта фәннәрдән гел “биш”ле билгесе алучылар исемлегендә идем. Бу бит инде нормаль хәл түгел. Ләкин ни эшлисең, тормыш шундый иде. Мин туктаусыз күңел ачарга яраттым. Миңа нинди дә булса кызык чыгару кызык иде. Ул кызыкларны чыгара- чыгара, үзем трагедиягә дә тарыдым. Кайсын сөйлим икән? Ярар, менә бусын. 
Тугызынчы сыйныфта укыйбыз. Борынга ис кергән чак. Нишләптер бер чорда эпидемия кебек, кызлар белән егетләр арасында шаярышу, чеметешү китте. Чеметүгә килгәндә, мине узучы юк. Мин чеметкән кеше я бетә, я кала. Озын тәнәфестә күрше сыйныфтагы бер кыз мине чеметте дә, качты. Мин моны куган арада дәрескә кыңгырау шылтырады. Кердем. Аларның сыйныфы безнең сыйныф аша йөри. Стенада ишек. Безнең сыйныфка әле укытучы кермәгән, ә алар сыйныфында инде дәрес бара. Теге кызның (исеме әллә Нина, әллә Надя – хәтерләмим) партада ишек янында гына утырганын беләм. Әгәр, мин әйтәм, кулны үрелеп тыгып, тегенең беләген чеметеп алсам, начар булмас иде бит. Шушы уй мине дәртләндерде, ишекне әз генә кыстым да, кулымны сузып, тегенең беләген умырып алдым. Я Алла! Ул ләззәтне берни белән дә аңлатып булмый. Бу бит кулга китереп сугарга тиеш иде – сукмады. Авыртуыннан айный алмагандыр, бичара, дип, тешләремне кысып тагын бер мәртәбә чеметеп алдым мин моны, һаман кулга сукмый. Өченче мәртәбә чеметергә җыенганда, ишекнең тоткасына беләгенә сәгать тагылган нечкә генә кул күтәрелмәсенме?! Ул кул ишекне тартып ябып та куйды һәм мин шул мизгелдә моның завуч Прасковья Петровна кулы икәнен танып та алдым. Ах, Аллам! Завуч, дәрескә кереп, теге кызның урынына утырган булган ләбаса! Башларым әйләнеп китте. Көләргәме монда, еларгамы? Прасковья Петровна – кияүгә чыкмаган кыз, шул кадәр усал, шөпшә кебек чагарга гына тора! Нишләргә?! Башны кая тыгарга?! Тора салып көлә башладым. Безнең сыйныфта, үч иткән кебек, һаман укытучы юк. Ник көләсең, диләр. Мин сөйләп бирдем. Алар көлә башлады. Ярар, укытучы керде, дәрес башланды. Минем эчтә ут. Ни булып бетәр бу? Элек тә кисәтүләрем күп иде. Ике сәгатьтән соң геометрия дәресе керә. Укытучы – Прасковья Петровна. Нишләргә?! Ничек итеп әйтергә? Әгәр сыйныфташларга баштук әйтмәгән булсам, дәшми дә калып булыр иде дә бит. Хәзер ярамый. Дәреснең яртысына кадәр түздем дә торып бастым. 
– Что у вас, Садриев? – ди Прасковья Петровна. 
Ни дип әйтәсең? Нәрсәдер мыгырдандым: 
– Я вас...я вас – дим. 
Аңлады Прасковья Петровна. 
– Я с вами разговаривать не буду, – диде. 
Бу – үлем карарына тиң иде. Ләкин күңелдә өмет сүнми, үлем карарын нәрсәгәдер алыштырып булмасмы, дигән уй бар. Прасковья Петровна дәресне аңлатканда сораулар бирә. Беркем дә кул күтәрми, мин күтәрәм, ләкин миннән җавап бирдерми. Бетте, соңгы өмет бетте. Бервакыт безнең сыйныфка барлык укытучылар җыелышып керделәр. Сыйныфта чебен очкан тавыш та юк. Мине чыгарып бастырдылар. 
– Садриев, сөйлә, – ди сыйныф җитәкчебез Вера Максимовна. 
Ни сөйлим? Ничек сөйлим? Башымны иеп басып торам. Шуннан соң сыйныф старостасы Зина Хрисанованы бастырдылар. Бик күп кыстагач, ул авызыннан: “Он ущипнул Прасковью Петровну”, – дип әйтә алды. Шуны әйтүгә, укытучылар, күрәсең, нәрсә булганын белмәгәннәр, кайсы авызын, кайсы йөзен каплап көләргә тотындылар. Немец теле укытучысы Петр Афанасьевич бу хәлне бөтенләй башкача аңлап: 
– Әнә, карагыз әле, ул бит маймыл белән бер, без аның тәртибен тикшергәндә дә, нидер кыланып кеше көлдерә, – диде. 
Минем ул чакта андый ниятем бөтенләй юк иде. 
Нык тиргәделәр мине. Аттестат бирмәячәкбез, кәҗә билеты белән чыгып китәчәксең, диделәр. 
Ярый, урта мәктәпне яхшы гына тәмамладым. Кулымны кысып, матур теләкләр әйтеп, өлгергәнлек аттестатын тапшырдылар. Бүген дә уйланам: мин гаепле идемме соң? 

Фоат Садриев, 
Татарстанның халык язучысы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: