Мөслим-информ

“Миләшкәй”гә йөрүче балалар – иминлек сагында

“Юл хәрәкәте иминлеге”  дәүләт бюджет учреждениесенең Мөслим һәм Сарман районнары бүлеге начальнигы Алсу Ситдыйкова, Мөслим ЮХИДИсенең өлкән инспекторы Руслан Бикмурзин балаларга юлда дөрес итеп йөрү кагыйдәләрен аңлатты.

“”Миләшкәй” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячеләре Алсу Гайфиева белән “Куркынычсыз зебра” акциясендә катнаштылар. “Юл хәрәкәте иминлеге”  дәүләт бюджет учреждениесенең Мөслим һәм Сарман районнары бүлеге начальнигы Алсу Ситдыйкова, Мөслим ЮХИДИсенең өлкән инспекторы Руслан Бикмурзин балаларга юлда дөрес итеп йөрү кагыйдәләрен аңлатты, балалар яктылык кайтаручы жилетлар киеп, Вахитов урамындагы җәяүлеләр юл кичүендә рульдәгеләрне һәм шоферларны каршы алды. Кече яшьтә булсалар да, сабыйлар кагыйдәләрне белә һәм үти булып чыкты, дип хәбәр итәләр акцияне оештыручылар.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: