Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Михайловкадан Галина Светлякова Мөслим районы халкын бәйрәм белән котлый

Бу бәйрәм барыбыз өчен дә бердәмлек, тынычлык һәм үзара килешү символы булып тора.

-6 ноябрь көнне без Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүнең 26 еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Бу бәйрәм барыбыз өчен дә бердәмлек, тынычлык һәм үзара килешү символы булып тора.

Республика Конституциясе татар һәм рус телләренең - ике дәүләт теленең тигезлеген игълан итә. Халыклар дуслыгы - республикабызның төп байлыгы. Республикада идеологик күптөрлелек таныла, дәүләтләр һәм халыклар арасындагы бәхәсләрне хәл итүдә сугыш һәм көч куллану кире кагыла. Татарстан Конституциясе - тормышыбызның төп законы, Татарстанның чәчәк атуына ышанычыбыз.Конституция яхшы тормышка, балаларыбызның матур киләчәгенә булган хокукларыбызны тормышка ашыру өчен шартлар булдыра. Без, татарстанлылар, икътисадтагы, мәдәнияттәге, спорттагы казанышларыбыз белән лаеклы рәвештә горурланабыз. Бәйрәм белән!

Галина Светлякова, "ТР рус милли-мәдәни берләшмәсе" региональ иҗтимагый оешмасының Мөслим бүлекчәсе рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев