Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәмәгать транспортында битлекләрсез 35 казанлы узарга тырышты

Рейд җәмәгать транспортының 30 тукталышында узды.

Җәмәгать транспортында битлекләрсез 35 казанлы узарга тырышты. Бу хакта Татарстан башкаласының транспорт комитетында хәбәр иттеләр.
Комитет, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе хезмәткәрләре һәм башкалар 358 автобус, трамвай һәм троллейбусны тикшерде. Рейд җәмәгать транспортының 30 тукталышында узды.
Белгечләр 35 закон бозучыны ачыклаган. 34 пассажир тикшерүчеләрнең кисәтүләреннән соң битлек кигән, ә берсенә җәмәгать транспортыннан чыгарга туры килгән.
Еш кына битлекләрсез җәмәгать транспортында студентлар һәм кечкенә балалары булган әниләр йөри – соңгылары сабыйга битлек кияргә кирәкми, дип саный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X