Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

База мәктәпләре директорлары киңәшмәсе

Мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең бүген ике секциясе узды. Беренче төркемдә - һөнәри белем бирүче уку йортлары җитәкчеләре, икенче төркемдә база мәктәпләре директорлары киңәште. Белем бирүче база мәктәпләре директорлары "Бәяләү процедуралары нәтиҗәләрен файдалану - белем сыйфатын күтәрү инструменты" темасы буенча министр урынбасары И.Мөхәмәтов һәм галим-укытучыларның чыгышларын тыңладылар. Белем бирү өлкәсендә...

Мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең бүген ике секциясе узды. Беренче төркемдә - һөнәри белем бирүче уку йортлары җитәкчеләре, икенче төркемдә база мәктәпләре директорлары киңәште.

Белем бирүче база мәктәпләре директорлары "Бәяләү процедуралары нәтиҗәләрен файдалану - белем сыйфатын күтәрү инструменты" темасы буенча министр урынбасары И.Мөхәмәтов һәм галим-укытучыларның чыгышларын тыңладылар. Белем бирү өлкәсендә нәтиҗәле хезмәтләре өчен алты хезмәткәр "Белем бирү өлкәсендәге хезмәтләре өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнде. ТР мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатлары, урта һөнәри белем бирү рейтингы нәтиҗәләре буенча дипломнар тапшырылды.

Районыбызга килгән 600 дән артык кунак капиталь төзекләндерелгән аграр көллият бинасында, "Агромастер" җитештерү компаниясе базасында булдылар, Мөслимебезнең ял парклары, мәктәпләр белән таныштылар. Җирелегебездәге үзгәрешләр, заманча объектлар кунакларда соклану уятты.

Мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе зур чаралар һәм истәлекле очрашулар белән уза. Бүген инде Мөслимебез һәм җирлегебездәге матурлык турында бөтен республикада сөйлиләр. Ә истәлеккә төшкән фотолар әле бик озак Мөслимне искә төшереп торыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев