Метрәй сәүдә үзәгендә ниләр бар? (ЯРМИНКӘДӘН ФОТОРЕПОРТАЖ)

Узып баручы ел Метрәй авыл җирлегендә матур сәхифәләргә бай булды: Мирзанур паркы ачылды, Хәләф чишмәсе ясалды, бик күп төзекләндерү эшләре башкарылды. Һәм менә узган шимбәдә, тагын бер үзәк ишекләрен ачты - Мирзанур паркында Метрәй сәүдә үзәге эшли башлады.
Әлеге сәүдә үзәге ярминкәләр үткәрү өчен уңайлы итеп корылган. Түбәсе ябулы павильоннар ясалган. Үзәкне булдыруның төп максатын, авыл җирлеге башлыгы Рунар Сәхбетдинов блдай дип аңлатты: "Авыл җирендә яшәгән һәр кешегә, үзендә җитештерелгән продукцияне сатарга мөмкинлек булдырылуын теләдек. Чөнки, үзеңнән арткан продукцияне кая да булса урнаштырырга кирәк. Ә мондый сәүдә үзәге булу, шушы продукцияне сатарга мөмкинлек бирәчәк. Әлеге ярминкәләрне айга бер үткәрергә планлаштырабыз. Шуңа күрә дә, башланган эшебез дәвамлы булыр, дип уйлыйбыз".
Чараның ачылышында чыгыш ясаган район башлыгы урынбасары Ленар Авзалов та: "Халык өчен бу сәүдә үзәге бик кирәк. Һәм киләчәктә мондый ярминкәләр тагын да киңәеп, күп райондашларыбызга үзләре җитештергән продукцияләрен сату өчен мөмкинлек бирер", - диде.
Җирлектә озак еллар дәвамында эшләүче "Шах" җәмгыяте җитәкчесе Айрат Шәмсетдинов бу үзәкнең район халкына озак хезмәт итүен теләде.
Бу көнне ярминкәдә терлек ите, бал, балык белән сату иттеләр. "Хәмәдишин" фермер хуҗалыгы ысланган, тозланган казларын алып килгән иде. Эшмәкәр Раил Камалетдинов сатуга куйган утыргыч, мангал, чүп савыты кебек тимер эшләнмәләр дә сатып алучыларда зур кызысыну уятты. "Шах" җәмгыяте үзләре җитештергән блокларын тәкъдим итте.
Ярминкәгә метрәйлеләр генә түгел, тирә-як авыллардан да килүчеләр булды. Район үзәгеннән йөрүче автобуслар да бу көнне, сатып алучылар өчен хезмәт күрсәтте. Ярминкәгә килүчеләрне мәдәният йорты хезмәткәрләре кайнар чәй һәм коймак белән сыйлады. Эшмәкәр Рүзәл Минһаҗев пылау белән кунак итте.
Авыл үзешчәннәренең җыр-моңнары ярминкәгә килүчеләр күңеленә бәйрәм рухы өстәде. Моң сөюче кайбер тамашачыларыбыз түзмәде, үзләре сәхнәгә килеп, авылдашларына җырларын бүләк итте.
Көн бераз суык, җилле булуына кармастан, метрәйлеләр бу көнне дә халыкка хезмәт күрсәтүче, аларның ихтыяҗларына җавап бирүче тагын бер яңа юнәлешкә юл ачтылар. Эшләрегез һәрвакыт шулай уңышлы барсын, дип телибез.
Фәридә Гайнетдинова.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
30 июнь 2022 - 20:21Аллаһ Тәгаләнең догаларга җавап бирүе Аллаһ Тәгалә безне олуг гыйбадәткә – дога кылырга өйрәтте, ул гыйбадәтнең әҗер-савапларын да насыйп итә.7700
-
30 июнь 2022 - 19:14Тормыш үзгәрми тормый Исәнсеф тарихын караштырып утырдым. Авыл тарихында төрле вакыйгалар булган!7600
-
30 июнь 2022 - 14:50Техникумда чыгарылыш Бүген “Кояшлы Ык”ның кече амфитеатрында Мөслим политехник техникумының чыгырылыш кичәсе булды.16700
-
30 июнь 2022 - 14:22Яшьлек бәйрәме 27 июньдә Россиядә яшьләр көне билгеләп үтелде. Мөслимдә бәйрәм “Мөслим йөрәге” скверында узды.6500
-
30 июнь 2022 - 13:17Балагыз китап укыймы? Әти-әниләрдән мәктәптә укучы балалары турында: “Китап укырга яратмый”, – дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Китапка кызыксыну уяту беренче чиратта әти-әнидән тора. Үзегез еш укыйсызмы? Өендә китаплар булмаса, әти-әнисенең китап укуын күрмәсә, баланың китап белән кызыксынуы шикле.6500
-
30 июнь 2022 - 12:10Сакланганны саклар! Хатын-кызлар үз сәламәтлеге өчен артык борчылмый. Еллар дәвамында хатын-кызлар консультациясенә килмәгән гүзәл затлар бар! Акушерка, район поликлиникасының смотровой кабинеты шәфкать туташы Гүзәлия Гатауллина шулай ди. Хатын-кызларның табибка вакытында күренүе кирәк. Гүзәлия ханым белән әңгәмәбез шул хакта.6500
-
30 июнь 2022 - 11:30Яңа китап дөнья күрде “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте бинасында танылган язучы, тәнкыйтьче Ринат Мөхәммәдиевнең “Казан утлары” журналы редакциясе һәм “Татмедиа” җәмгыяте белән берлектә бастырып чыгарылган “Кыргый атауга сәяхәт” китабын тәкъдим итү чарасы үтте.8300
-
30 июнь 2022 - 10:52Өлеш Өлеш – татар милли ризыгы. Икенче төрле әйтсәк, “кечкенә бәлеш. Аны яратмаган кеше сирәктер.10001
-
27 июнь 2022 - 14:57Мөслимлеләр журналларны яратып укый
-
23 июнь 2022 - 09:42Солдат хатлары
-
30 июнь 2022 - 10:09Балагыз кагыйдәләрне беләме?Иминлек кагыйдәләрен балаларга кечкенәдән өйрәтергә кирәк.5800
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5388802
-
24 гыйнвар 2022 - 08:29Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты 20 гыйнвар көнне Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты.505200
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.449201
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).354404
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.319903
-
1 июнь 2022 - 14:25Мөслимдә "Сабантуй-2022" 12 июньдә узачак Мөслимдә татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй 12 июньдә үткәрелә.238201
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика