Реклама
Россиянең Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, май аенда Татарстанда һава температурасы нормада булачак.
Уртача температура - якынча 13 градус. Көчле явым-төшемнәр көтелми. Гомумән алганда, ай дәвамында алар 36 мм тәшкил итәчәк. Республикада яшәүчеләр өчен быел беренче җылы көн 3 майда булды. Алдагы көннәрдә, салкын фронт узганнан соң, һава температурасы төшәчәк һәм климатик нормада булачак, ди синоптиклар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз