Мөслим-информ

Матурлык гаиләдән башлана

Иске Карамалы авылында кичке уенда танышканнан бирле Лилия белән Илнар бер-берләреннән аерылмыйлар. Казан кызы әбисенә кунакка кайткан җирдән авыл егетенә чын-чынлап гашыйк була.

Лилия + Илнар
– Илнарның сабыр булуы, әңгәмәдәшен елмаеп тыңлавы, кешегә бервакытта да каты бәрелмәве әсир итте мине. Авыл малайларына хас гадилек тә, үҗәтлек тә, тырышлык та бар иде анда, – ди Лилия.
Кызның авылга кайтып йөрүләре ешая. Илнар да, юк сәбәпне бар итеп, шәһәр юлын таптый башлый. Яшьләр арасындагы мәхәббәткә юллар да, еллар да киртә була алмый. Укуын тәмамлагач, югары белемле педагог Баек мәктәбенә эшкә кайта. Лилия, Казан биргән мөмкинлекләргә борылып та карамыйча, сөйгәне янына ашкына.
– Шәһәр кызларыннан аермалы буларак, Лилия ипле, әдәпле, тәүфыйклы. Әбисе тәрбиясе дә зур роль уйнагандыр, мөгаен. Эшкә батыр, үзе матур татар кызы белән язмыш ярый әле очраштырган, – ди Илнар.
Машинасын урлаганнар
Илнар Закиров районда беренчеләрдән булып эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлый. Туксанынчы еллар уртасында сарык һәм сыер тиреләре җыя. Чималны ул Татарстан районнарыннан гына түгел, күрше Башкортостан авылларыннан да барып ала. Эшләп тапкан акчасына өр-яңа алтынчы модель “Жигули” сатып ала. Тик Казанда бертуган абыйсын хастаханәдә йөрткәндә машинасыннан җилләр исә.
– Ул көнне РКБ ишек төбенә машинамны куйдым да хастаханәгә кереп киттем. Машинамны урласалар, документларымнан да колак кагам дип, чыгып,  паспорт һәм башка документларны алып кердем. Юраганым юш килде: көпә-көндез машинамны урлап киткәннәр! Чатнама суыкта бер кат күлмәктән калдым. Милиция дә эзләп таба алмады машинаны, – дип искә ала Илнар.

Ләкин төшенкелеккә бирелми Илнар, тагын да үҗәтләнеп, тырышып эшли башлый. Ярты ел дигәндә капка төбендә сигезенче модель “Жигули” пәйда була.
Дога файдасы
– Шәмсиҗиһан әбием минем өчен нык борчылды. “Балам, менә бу шифалы доганы 100 мәртәбә укысаң, эшләрең җиңел барыр. Ходай кушып, беренчесеннән дә яхшырак машина алырсың”, дип тынычландырган иде. Шуның файдасы тидеме – эшләрем бик җай барды. Соңыннан теплица хуҗалыгы булдырып, кыяр-помидор да үстердек, – ди Илнар. 
60 сутый җирдә үстерелгән яшелчәләр район кибетләренә дә озатыла. Аннары Закировлар, Баекта җир алып, фермер хуҗалыгы оештыра. 150 баш мөгезле эре терлек алып, үз эшләрен башлап җибәрә.
– Илнар нинди генә эшкә тотынса да, аны тел-теш тидермәслек итеп башкарып чыга. Ул һаман алга атлый. 2014 елда авылда буш торган терлекчелек биналарын ремонтлап, кошчылык белән шөгыльләнә башлады. Кече эшмәкәрләргә дәүләттән күрсәтелүче ярдәм программасында катнашып, 3 млн сум грант алды. Әлеге средстволарга фермалар төзелде. Бүгенге көндә 20 мең йомырка тавыгы, 20 мең бройлерыбыз бар. Эшләгән кешегә эш карышмый ул. Фермер хуҗалыгында өч кеше үзенә эш урыны тапты, – ди Лилия.
бәхет нигезе
Закировлар гаиләсенең тырышлыгы, булганлыгы капка төбеннән үк күренә. Һәркайда чисталык, тәртип күзгә ташлана. Бакчада – чәчәкләрнең, тәрәзә төпләрендә гөлләрнең исәбе юк. Балалар бакчасыннан әнисе белән Искәндәр дә кайтып керде. 6 яшьлек малай гарәпчә укый-яза белүе, яттан шигырьләр сөйләве белән шаккатырды. Хуҗабикәнең пөхтәлек бөркелгән аш-су бүлмәсеннән борынны кытыклап тәмле аш исе чыкты... Өен дә, ихатасын да тәртиптә тотарга да, өч баласының өй эшләрен тикшерергә дә вакыт таба Лилия. Балаларына наз-яратуны тигез бүлә. Бишвакыт намазын калдырмый. Тавык та чүпләп бетерә алмаслык вак-төяк мәшәкатьләрне уфтанмый гына башкаручы Лилия тәрбияче дә бит әле! “Күбәләк” балалар бакчасында аның төркеменә йөрүче һәр сабый турында үз баласыдай, яратып сөйләве райондашыбызның гаҗәеп олы йөрәкле булуын күрсәтә.
– Безнең әниебез кебек кеше җир йөзендә тагын бармы икән?! Без аның ачуланып эндәшкәнен, орышканын хәтерләмибез. Тыныч кына нәрсәнең яхшы, нәрсәнең яман булуын аңлатып бирә. Әдәп-әхлак кагыйдәләре, тормыш кануннары турында безгә әти-әниебез һәрвакыт сөйләп тора. Укуда сынатмаска, йөзләренә кызыллык китермәскә тырышабыз, – ди кызлары Айназ. 
Чишмә суы – авыл сые
“Кое казыган, чишмәләр төзекләндергән кешегә бик күп әҗер-савап язылыр” дигән борынгылар. Илнар Закиров та кечкенәдән чишмәләр белән кызыксына. Туган авылының матур урында урнашуы, чишмәләр белән уратып алынуы егетне кечкенәдән изге гамәлләр кылырга этәрә. 
– Чишмәләрнең табигый байлык, изге җир булуына әби-бабаларыбыз кечкенәдән төшендереп үстерде. Табигатькә, чишмәләргә сакчыл караш тәрбияләү эзсез узмады. Кечкенәдән чишмәләрнең саф суын эчеп үстек. Бертуган сеңлем истәлегенә Чулпан чишмәсен ясап куйдым. Табиб булырга хыялланган сеңлемнең ак хыяллары кебек әлеге чишмә суы да шифалы булуы белән аерылып тора. Аннары Гобыртык, Атау чишмәләре дә төзекләндерелде. Сеңлем үлеменнән соң дин юлына бастым. Шигырьләр язарга ярата иде ул. “Без бу җирдә бары кунак кына, яхшы гамәлләр эшләп калырга соңга калма...” дигән сүзләр бар иде бер шигырендә. Дөрес язылган бит. Үзеңнән соң матур эшләр калдырырга кирәк. Олы кызыбыз Зөһрә гел сеңлемә охшаган. Уйлары, холкы, төс-кыяфәте белән дә... Унбиш яшьтә генә булса да, олыларча фикер йөртә, акыллы киңәшләрен бирә. Чишмә төзекләндерү идеясен дә кызым әйтте. Чишмәләргә һәркемдә сакчыл караш булырга тиеш. “Бик тәмле безнең чишмә суы” дип, әти-әниләребез кунакларны кыстый-кыстый чәй эчертә бүген, – ди Илнар.
Матурлык гаиләдән башлана
Бу гаиләдә балалар, матурлыкны күреп, изгелек төшенчәсен аңлап, эшнең тәмен белеп үсәләр. Әти-әниләре үрнәгендә тырышып укыган, хуҗалыкта кул арасына кергән балаларга карап сокланасың. Дөрес тәрбия алган, рәхим-шәфкатьле, тирә-юньгә мәрхәмәтле карашта булган сабыйлар киләчәктә дә туры юлдан тайпылмас. Аларның һәр гамәлен, уңышын күреп сөенгән әти-әниләре кирәк чакта терәк тә булырлар, ярдәм кулы да сузарлар. Бербөтен булып яшәгән Закировлар гаиләсе шатлыкларны да, килгән борчуларны да бер йодрыкка төйнәп, тырышып эшли дә, матур итеп яши дә белә!

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: