Матурлык алиһәсе Митальданы беләсезме?

Тирә-яныбызда матурлык тудыручылар аз түгел. Алар арасында Мөслимдә гомер итүче Митальда Апсаттарова да бар. Минзәлә районы Чупай авылы кызы кечкенәдән матурлыкка гашыйк була.
Сабый чактан ук үргән тәкыялары, ясаган чәчәк бәйләмнәре күз явын алырлык иде, ди аның турында яшьлек дуслары. Митальда апа Кооператив ур, 170Б йортында гомер итә. Үзе яшәгән йорт территориясен гөл-чәчәккә күмгән райондашыбыз әлеге гүзәллекне үз куллары белән тудырган. Шушы йортка күчкәннән бирле(10 ел!) күпфатирлы өч катлы йотта яшәүчеләр көн дә чәчәкләр патшалыгы белән очраша дисәк тә, ялгыш булмас. Узган ел үз акчасына кое да куйдырган. 155 машина көпчәгендә әллә нинди төрдәге чәчәкләр үсеп утыра. Бу җәйдә һәвәскәр чәчкәче территориягә агач бүкәннәре дә алып кайтты. Аларның өсләренә иске башмаклар куеп буяган да, эчләренә дә чәчәкләр утырткан. Йорт территориясендәге барлык чәчәкләргә су сибәр өчен көненә бер мең литр су китә.
Митальда Апсаттарова озак еллар Мөслим авыл җирлеге Башкарма комитеты, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, район финанс-бюджет палатасы, район мәгариф идарәсендә техник хезмәткәр булып эшләде. Ул эшләгән чорда әлеге оешма территорияләре шау чәчәктә утырды.
Күңеле белән матурлыкка тартылган, гүзәллеккә омтылган Митальда апаның хезмәтен батырлыкка тиңләсәң дә ялгыш булмас.
Лилия Шәймиева.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 май 2022 - 14:24Тиешле нәтиҗә ясамаган Спиртлы эчемлекләр кабул иткән булуга карамастан, транспорт чарасы белән идарә иткән 42 яшьлек кеше хөкем ителгән.2600
-
18 май 2022 - 13:2260 ел бергә! Баланлы авылында яшәүче Хаҗәр һәм Фәрит Гыйзетдиновлар бриллиант туйларын билгеләп үтә.5400
-
18 май 2022 - 12:23"Безнең ишегалды" республика программасы кысаларында Мөслимнең Тукай урамындагы күпфатирлы йортлар ишегалдында төзекләндерү эшләре бара.5000
-
18 май 2022 - 11:3318 май – Халыкара музейлар көне Тарихи-мәдәни мирасыбыз сагында торучы музейлар фәнни-агарту һәм белем бирү-тәрбияләү эшләрен башкара, җәмгыятебезнең үсешен өйрәнергә ярдәм итә. Бүген мәктәпләрдә, авылларда, район үзәгендә күпсанлы музейлар эшли.4700
-
18 май 2022 - 11:23Кайсыгызның кулы җылы? “Мизгел” яшьләр үзәгендә опека һәм попечительлек бүлегенең эшчәнлеге буенча семинар- киңәшмә узды. Анда Яр Чаллы шәһәренең гаилә коруга ярдәм итү үзәге директоры Галина Сатаева, үзәкнең белгечләре һәм психологлары катнашты.17600
-
18 май 2022 - 10:29Эльмираның иҗади эзләнүе Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Эльмира Галиеваның “Иҗади эзләнү” исемле күргәзмәсе ачылды.12500
-
18 май 2022 - 09:28"Транснефть-Прикамье» АҖ вәкилләре Ижау шәһәрендә һөнәри юнәлеш бирүче чаралар үткәрделәр Укучылар белән очрашулар ел саен потенциаль эш бирүчеләр, студентлар һәм чыгарылыш сыйныф укучылары арасында хезмәттәшлекне киңәйтү максатыннан үткәрелә.8300
-
17 май 2022 - 19:22Тәмлетамак. Ләвәшкә төрелгән рулет Ләвәшкә төрелгән краб таякчыкларыннан булган рулет рецептын тәкъдим итәбез.56001
-
17 май 2022 - 17:13Авылым тарихы. Баланлы авылы Баланлы авылы Баланлы елгасы – Ык елгасының сул кушылдыгы ярында, Мөслим авылыннан көньякка таба 17 км ераклыкта урнашкан. Авылга нигез ХVIII гасырда салынган.54101
-
28 апрель 2022 - 09:45Бездә кунакта. Район башлыгы Альберт Хуҗин белән әңгәмә
-
21 апрель 2022 - 10:51Чиләбе татар халык театры Таҗи Гыйззәтнең "Башмагым" спектаклен тәкъдим итте
-
18 май 2022 - 08:16Коронавирус китмәдеБаш табиб Дамир Сөләйманов һәм кардиолог 14 апрель Тәнзилә Зиннурова ревакцинация үтте.6700
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5040502
-
24 гыйнвар 2022 - 08:29Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты 20 гыйнвар көнне Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты.357200
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.308501
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).223604
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.183202
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика