Мөслим-информ

Вәрәшбашым – чишмә башым

Районыбызга, республикабызга күренекле шәхесләр бүләк иткән Вәрәшбаш авыл җирлегендә халык матур яши, авыллар төзек һәм чиста. Вәрәшбаш авыл җирлеге башлыгы Зинфира Маннапова белән җирлекнең бүгенге яшәеше хакында сөйләшәбез.

Районыбызга, республикабызга күренекле шәхесләр бүләк иткән Вәрәшбаш авыл җирлегендә халык матур яши, авыллар төзек һәм чиста. Вәрәшбаш авыл җирлеге башлыгы Зинфира Маннапова белән җирлекнең бүгенге яшәеше хакында сөйләшәбез.

– Зинфира Мирхаҗияновна, бүген җирлек халкы ничек яши, ни белән шөгыльләнәләр.

– Җирлегебездә гомер-гомергә тырыш, эшчән халык яшәде. Авылларыбыз әллә ни зур булмаса да, халык терлек үрчетеп, үз ихатасында яшелчә, җиләк-җимеш үстереп көн күрә. Төрле өлкәләрдә хезмәт куеп, шәхси хуҗалыкларында күпләп мал-туар, кош-корт асрыйлар.

221 шәхси хуҗалыкта 217 баш мөгезле эре терлек, шуның эченнән 69 сыер, 334 баш сарык, 59 кәҗә бар. Димәк, һәр хуҗалыкта терлек бар дигән сүз.

Шәхси эшләрен ачып, матур гына эшләүче гаилә фермалары арта бара. Иске Вәрәштә яшәүче Әбүзәр Латыйповның сарыкчылык белән шөгыльләнүенә ун елдан артып китте. Аның гаилә фермасында 200дән артык сарык исәпләнә. Вәрәшбаштан Энҗе Галимова гаиләсе терлекчелек белән шөгыльләнә. Аларның фермасында ун баш савым сыеры, 15 үгез бар. Галимовлар, җитештергән сөтләрен эшкәртеп, Мөслимдәге кибетләргә каймак, эремчек илтә, авыл халкын да сөт ризыклары белән тәэмин итеп тора. Иске Вәрәш егете Альфир Сабиров та үз хуҗалыгында 10 баш мөгезле эре терлек асрый, киләчәктә күпләп үгез үрчетергә җыена. Әзһәр Җәләлов, Ирхәт Галиев, Илнур Латыйпов гаиләләре дә үз хуҗалыкларында купләп терлек үрчетәләр.

– Җирлекнең икътисадый хәлен яхшыртуда нинди структуралар ярдәм итә.

– Җирлек территориясендә игенчелек белән шөгыльләнүче “Август-Мөслим” агрофирмасы, “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгы, кошчылык шөгыльләнүче “Чайка” фермер хуҗалыгы, шәхси эшләрен алып баручы гражданнарыбыз авыл җирлегенең таянычы һәм терәге дияр идем. Чөнки алар авыл җирлегенең социаль-икътисадый үсешенә зур ярдәм итәләр, халыкны эш белән тәэмин итүдә булышлык күрсәтәләр.

– Җирлек халкына хезмәт күрсәтүче социаль учреждениеләр эшчәнлегенә дә тукталсагыз иде.

– Җирлектә ике башлангыч мәктәп, ике балалар бакчасы үсеп килүче яшь буынга белем һәм тәрбия бирү юнәлешендә нәтиҗәле эшли. Ике авылда да мәдәният учаклары һәм китапханәләр халыкка хезмәт күрсәтә. Районкүләм уздырылган конкурсларда призлы урыннар яулыйбыз. Халыкка медицина хезмәте күрсәтүдә фелдьшер-акушерлык пункты хезмәткәрләре тырыш хезмәтләрен куялар. Дин гыйлеменә өйрәнергә, намазга басарга теләгән авылдашларга да бөтен мөмкинлекләр бар: ике авылда да мәчет һәм мәдрәсәләр эшли.

– Зинфира Мирхаҗияновна, соңгы елларда Иске Вәрәш һәм Вәрәшбаш авылларында башкарылган төзекләндерү, яңарту эшләренә дә тукталсагыз иде.

– Быел җирлектә бик күп төзү-төзекләндерү эшләре башкарылды. Вәрәшбашта “Аккош” балалар бакчасы “Мәгариф учреждениеләрен капиталь төзекләндерү” республика программасы кысаларында төзекләндерелде. Республика казнасыннан – 15 млн 253 мең сум, район бюджетыннан 1 млн 800 мең сумлык финанс ярдәме бирелде. Нәтиҗәдә авылда барлык уңайлыклары булган күпфункцияле үзәк барлыкка килде. Ремонт эшләрен “Мөслим хуҗалакара төзелеш оешмасы” эшчеләре сыйфатлы итеп башкарды. “Таттелеком” җәмгыяте Иске Вәрәш авылының Үзәк һәм Чишмә урамнарында телефон линияләрен яңартты. Халыктан җыелган үзара салым акчалары да авылларыбызның социаль йөзен үзгәртүгә юнәлтелде. Күпфункцияле үзәк территориясен төзекләндерү өчен 280 мең сум үзара салым акчасы тотылды. 40 метр арада койма коелды, 240 метр озынлыгында брусчатка җәелде. Вәрәшбаш авылында озак еллар чишелеш көткән зират юллары төзекләндерелә башлады. Иске Вәрәш, Вәрәшбаш зиратларында төзекләндерү, чистарту эшләренә елдан-ел игътибар көчәя. Узган ел ике зиратта да корыган агачлар кисү, койма буяу һәм кирәк-яраклар саклау өчен бина төзелсә, быел күпләп җыелган агач өемнәрен алып чыгып яндыру эшләре башкарылды. Вәрәшбаш зиратына иганәчеләр Әссәр Җәләлов, Ринат Ганиев, Ришат Сәхаутдинов ярдәме белән бизәкләп ясалган тимер капка куелды. Мәчет әһелләре һәм оста куллы егетебез, Илһам Мәрданшин ярдәме белән зираттагы бинага манара куелды. Җитмешенче елларда ук таралган Ирекле авыл зиратын тимер челтәр белән әйләндереп алу өчен дә салым акчаларын кулландык. Вәрәшбаш авылында мәңгелеккә күчкән авылдашларыбызны соңгы юлга озатуда юлсызлык зур мәшәкатьләр тудыра иде. Быел үзара салым акчаларын кулланып һәм мәчет әһелләре, читтә яшәүче авылдашларыбыз ярдәме белән Вәрәшбаш авыл зиратына баручы юлда урнашкан күперне ясадык, биредә эшләр төгәлләнеп килә. Бу эшне Тойгелде авылыннан “Фирман” оешмасы башкара. Шушы ук егетләр белән Иске Вәрәш авылында өч дистә ел элек салынган күпергә капиталь ремонт ясалды. Бу кирәкле һәм изге эшләрне башкаруда ярдәм күрсәткән һәр кешегә, авылдашларга зур рәхмәтебезне җиткерәм.

Җирлегебездә дүрт чишмә бар. Быел “Борхан” чишмәсендә төзекләндерү-яңарту эшләре башкарылды. Бу чишмәләрнең шифалы суын алырга ераклардан да киләләр. Әмма кайберәүләр чишмә тирәсенә өйләреннән алып килгән чүпләрне ташлап китәләр. Бу кыңгыр эшкә чик куелсын иде.

Берничә ел инде картайган агачларны кисү, яшь үсентеләр утырту эшләре дәвам итә. Авылларда урам исемнәренең татарча һәм русча язылган элмә такталарын ясатып куйдык. Язгы-көзге пычракларда юлларны саклау максатында “Йөк машиналары керү тыела” дигән билгеләр куела. Иске Вәрәш авыл мәдәният йорты, мәктәп, балалар бакчасы территориясенең коймаларын буяу өчен буяулар кайтартылды, авыл мәдәният йортының тавыш көчәйткеч аппаратурасы ремонтланды. Быел шулай ук су линияләрендә 34 меңлек сумлык ремонт эшләре үткәрелде. Халыкта зур борчу тудырган барлык бу пролемаларны хәл итүгә, әлбәттә, республикабызда эшләүче күп төрле программалар, район җитәкчелегенең һәрдаим кайгыртуы, халыктан җыелучы үзара салым акчалары ярдәме белән ирешә алдык. Шуңа күрә дә, мин бүген республика һәм район җитәкчелегенә, һәр эштә ярдәмгә ашыгучы Иске Вәрәш һәм Вәрәшбаш авылы халкына тирән рәхмәтемне җиткерәм. Киләчәктә дә бердәм булып, яңа күрсәткечләргә, матур нәтиҗәләргә ирешергә язсын.

 

Җирлектә 221 шәхси хуҗалык исәпләнеп, аларда 685 кеше яши, шуларның 310ы – эш яшендәгеләр, 204е – пенсионер,144е – мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар, 27е – студент. 2018 елда 5 пар кызыл туйларын үткәрде, өч сабый туды, 7 кеше якты дөнья белән хушлашты.

Әңгәмәдәш – Фәридә Гайнетдинова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: