Мөслим-информ

Машиналар бәрелешә

Район прокуратурасы җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. 

  • Хәтерләрдә ул еллар...
  • “Алтын балык” фестивале
  • Рәшит Шәфыйковның юбилей кичәсе узды
  • Гимназиягә 15 яшь тулды
  • “Мәңге сүнмәс яз гөле сез, Әниләр!” дип исемләнгән чара үтте.
  • "Без бу җирдә бары Мөслимнеке!" гала концерты
  • Ярминкә
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш
  • Агач утырту – изге эш

Суд 29 яшьлек якташыбызны РФ Җинаять кодексының 264 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты. Бу маддәдә автомобиль йөртүченең юл йөрү яисә транспорт чарасын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозуы нәтиҗәсендә саксызлык сәбәпле кеше сәламәтлегенә зыян килүе хакында әйтелә. Район прокуратурасы җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. 
Узган елның җәендә Метрәй авылы кешесе иртәнге сәгатьләрдә КамАЗ машинасында барганда, юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмыйча, каршыга килүче ВАЗ-2109 машинасына юл бирми. Нәтиҗәдә машиналар бәрелешә, ВАЗ шоферы авыр тән җәрәхәтләре ала. 
Гаепле үз гаебен тулысынча таныды. Суд аны 6 айга ирегеннән мәхрүм итте. Суд карары үз көченә керде. 

Район прокуратурасы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: