Мөслим-информ

Марафонда көтәбез!

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында чаралар дәвам итә. 9 декабрь көнне "Мизгел" яшьләр үзәгендә "Без - бергә!" исемле хәйрия марафоны оештырыла. Марафон иртәнге 8.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр барачак.

Ярдәм кулы сузып, мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызны сөендерергә теләгән һәркемне марафонда көтәбез. Кичен исә мәдәният йортында Кәрим Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" драмасын карарга мөмкин. Спектакльне район үзешчәннәре тәкъдим итә. Спектакльдән кергән акча инвалидларга ярдәм өчен тотылачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: