Мөслим-информ

Ләлилә

(Дәвамы. Башы 8, 15 сентябрь саннарында). Расиха баланы өйгә алып кайтып китте. Рәмилә барысын да: өен, әбисен, әтисен, апайларын, абыйсын бик тә сагынган иде. Бу әле кызның өйдән, гаиләдән беренче тапкыр озакка аерылуы иде.

Өйгә кайту шатлыгыннан ул кулының гомерлеккә кәкре калырга мөмкин булуы турында уйламады да!
Капка төбенә кайтып җиткәч кенә машина килеп туктады. Машинадан әтисе төште. Ул, Расиханың кулыннан әйберләрен алып, күтәренке тавыш белән: 
– Әйдәгез, утырыгыз! Рәхмәт яусын! Машинаны эштән җибәрделәр, –  диде.
Алсу апа
Әлмәт хстаханәсендә Рәмиләне бик нык тикшергәннән соң ике кешелек палатага салдылар. Әнисе белән шәфкать туташына ияреп палатага керделәр. Анда ике карават һәм тумбочкалар тора. Бер караватта кечкенә генә бала ята, аның бинтка уралган аягы өскә таба тарттырып куелган. Бала янында чибәр генә яшь апа утыра. Рәмилә аны кино йолдызы Наталья Варлейга охшатты. Ул баланың әнисе булып чыкты. Исеме Алсу. Алсу апа Расихага әйберләрен урнаштырырга булышты. Аның сөйләшүе дә йомшак, күзләре дә үз итеп карыйлар. Расиха, баласын урнаштыргач, аның улының хәлен дә сорады: 
– Нәрсә булды бу матур малайга? Аягы имгәндеме әллә? И-и, сабый... – диде. 
– Без бит шәһәр фатирында яшибез. Юган керләремне ашау бүлмәсенә элгән идем, тамган суы идәнгә җыелган. Мин ашарга пешергәндә улым Рәфил янымда бөтерелде. Сизми дә калдым, шул суга таеп егылды... 
Рәмиләнең әнисенеке кебек озын керфекле, шомырт кара күзле малайны кызганудан йөрәге кысылды. 
– Бәла – аяк астында, диюләре шушы инде. Тиз төзәлсен инде берүк! – диде әнисе. – Менә, кызым, Алсу апаң белән бәләкәч сиңа иптәш булыр. Миңа кайтырга кирәк. Яныңа иртәгә килермен.
– Борчылмагыз, Расиха апа! Рәмиләгә безнең белән күңелсез булмас, кирәк булганда ярдәм итәрмен. 
– Рәхмәт, сеңлем! Ашыйсы килгән ризыкларыгыз булса, кыенсынмагыз, әйтеп җибәрегез. Алып килермен, яме, кызым?
Расиха кызыннан аерылырга теләмичә генә кайтып китте. Ирексездән кызның күзләреннән кайнар яшьләр акты. Ул, Алсу апасына яшьләрен күрсәтергә теләмичә, мендәргә капланды. 
– Рәмилә сеңлем, елама инде! Озакламый төзәлеп бетәрсең, өеңә кайтырсың. Бераз гына түзәргә кирәк булыр, яме, акыллым! – диде Алсу, аны юатып.
Кызның кулын гипс белән катырып, бер якка көянтә кебек тарттырдылар. Кимерчәкне тишеп, пружина тыгып куйдылар. Шул пружинаны ике көнгә бер әкрен генә тарттыра башладылар. Алсу апа Рәмиләне табибка озатып куя, процедура беткәч, каршы ала. 
– Бик авыртмадымы, акыллым? – дип ягымлы итеп сорый. Аның кайгыртулы күзләрен, мөлаем тавышын ишеткәч, кызның кулы сызлавы басылган кебек була. Алсу апа белән сөйләшә-сөйләшә тәмләп чәй эчәләр. Ул беркайчан да Рәмиләнең үзен ашханәгә җибәрми. Ризыкны палатага үзе алып килеп ашата. Иртә белән кызның чәчләрен тарап үрә, башына яулыгын бәйли. Бер көнне Рәмилә Алсу апасына:
– Алсу апа, ярый әле мине сезнең янга салдылар. Кулым белән берни дә эшли алмыйм, –  диде. 
– Шуңа да без кешеләр бит! Бер-беребезгә ярдәм итеп яшәргә тиеш! – диде Алсу, Рәмиләнең аркасыннан сөеп.
Алсуның улы Рәфилнең дә аягы әкренләп төзәлә башлады. Аның гипсын салдырдылар. Әнисе өйләренә чыгып кергәли башлады. Ә Рәмилә, бик шатланып, Рәфил янында кала, аңа әкиятләр сөйли, аягына массаж ясый. Кызның Алсу апасына бик тә яхшылык эшлисе килә! Рәфил дә кечкенә апасына тиз ияләште: “Апа, апа!” – дип, аңа дәшә. Әнисе Рәмиләгә шоколад конфетлар алып килә. Кыз Рәфилне берәр шакмак конфет белән сыйлый. Бәләкәч шул конфетларны: “Капка! Капка!” – дип сорый, үзенчә аңлата. Рәмилә белән Алсу аның шул кызык сүзеннән рәхәтләнеп көләләр.  
Менә Рәфилнең аягы төзәлеп, алар белән хушлашыр вакыт та җитте. Алсу апалар өйләренә чыгып киттеләр. Рәмилә шунда үзен япа-ялгыз, ятим бала кебек хис итте. Алсу апалар белән үткән вакыт кыз өчен зур бәйрәм булган икән...
Тәрәзә янында кыз бала
Алсу апалардан аерылгач, Рәмилә караватында байтак елап ятты. Менә бервакыт ачык ишектән әкрен генә:
– Рәмилә үскәнем, хәлең ничек? – дип дәшкәннәрен ишетте. Кыз башын күтәреп карады, күрше палатадагы Зина апасы икән. Зина апа – Рәмиләнең якташы, Мөслимнән. 
– Әйбәт, Зина апа. Менә Алсу апалар китте, берүзем калдым. 
– Әйдә, безгә кереп утыр, апаем. Кеше белән вакыт тизрәк уза ул. 
Кыз Зина апаларның дүрт кешелек палатасына еш керә башлады. Зина апа бәби көтә. Аның авыры шактый зур. Ул кирпеч заводында эшләгәндә кысылып, аягын имгәткән. Палатадагылар Рәмиләне бик якын иттеләр. Әлмәтнең “Ромашкино” санаториесе урнашкан авылдан килгән бер әби аны үзе белән подвалда урнашкан парафинлы терапиягә, электродәвалауга ияртеп йөри башлады. 
– Әйдә, кызым, бер әйләнеп кайтыйк әле. Берүземнең бер дә йөрисем килми. Бер һава алыштыру да булыр, вакыт та тизрәк узар. Син – бик сөйкемле бала, күңелең йомшак. 
Юлда әби кызга төрле кызык хәлләр, матур вакыйгалар турында сөйли. Зина апа да Рәмиләгә төрле-төрле шөгыль таба. Алар шулай баланың күңелен юатырга тырыштылар.
Юлларда фаҗигалар булып кына тора. Хастаханәгә имгәнгән кешеләрне алып килеп кенә торалар. Рәмилә яткан палатадагы буш урынга яшь рус кызын китереп салдылар. Ул үзе кебек яшь-җилкенчәк дуслары белән юл һәлакәтенә очраган. Аларны төрле палатага урнаштырганнар. Рәмилә янына урнашкан кызның исеме Лена. Ленаның ияге белән муенын тоташ катырып куйганнар. 
Расиха көн саен, кайчагында ике көнгә бер кызы янына килә. Ул килә алмаганда Анфиса апасы килә. Рәмиләгә алмаш киемнәр, тәмле ризыклар алып киләләр. Рәмилә әнисенә еш кына зарлана башлады.
– Әни, Алсу апалар да чыгып киттеләр. Минем янга бер урыс кызын керттеләр. Мин аның белән русча сөйләшергә оялам. Минем монда каласым килми! Кайтыйм әле өйгә! 
– Кызым, кулың төзәлеп беткәч тә кайтасың, түз инде! Нишлисең, дәваланырга кирәк бит, – дип, әнисе кызын тынычландырырга тырышты. 
Менә кызы, күзләрен мөлдерәтеп, аңа ялвара. Кызның башы бинтка уралган, кечкенә генә йөзе ап-ак, әтисенекенә охшаган коңгырт күзләренә яшь тулган. Бер кулына тимер тыгып, көянтә аскан кебек кебек тарттырылган. “И-и, балакаем, кыендыр инде сиңа сыңар кул белән... Кирәк чакта кемнәр ярдәм итәр?..” – дип өзгәләнде ана.
Кызы яныннан аерылып кайтып киткәндә Расиханың ярты җаны суырылып, аның янында калды...
Әнисе дә, Анфиса апасы да килгәч, берничә сәгать Рәмилә янында сөйләшеп утыралар. Алар киткәндә Рәмилә алып килгән әйберләрне палатага кертә. Тиз генә кипе йөгереп чыгып, урам күренеп торган тәрәзәгә барып, аларга кул болгый. Шушы кул болгап саубуллашу кызның гадәтенә керде. Әниләре дә ул тәрәзәне беләләр. Саубуллашканнан соң, тынычлап кайтып китәләр.
Беркөнне Рәмилә әнисе биргән ризыкларны кертеп чыгарга палатага юнәлде. Керсә, Лена янына дус-ишләре кергән. Егетләр Рәмиләнең караватына да тезелешеп утырганнар. Ул үзенең кыяфәтеннән оялып, читенсенеп кенә тумбочкасы янына барды. Яшьләр, кызны күргәч, дәррәү көлеп җибәрделәр: “Настоящее чучело! Смотри, смотри!” – диештеләр. Аларның ихахайлап көлгәннәреннән гарьләнеп, Рәмилә күз яшьләренә тыгылып чыгып йөгерде. Кыз Зина апалар бүлмәсенә керде.
(Дәвамы бар).
Йолдыз Зәкиева.
Мөслим.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: