Мөслим-информ

Айсылу Латыйпова һәм Марат Морзаханов эшләгән “Электромобиль “Gelios – 1500” проекты “Перспектива” номинациясендә җиңүче

10 декабрь Казанның "Корстон" комплексында "Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея" XI конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде. Иң яхшы идея авторларын хөрмәтләү тантанасында Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР вице-премьеры - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Премьер-министры урынбасары -...

10 декабрь Казанның "Корстон" комплексында "Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея" XI конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде. Иң яхшы идея авторларын хөрмәтләү тантанасында Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР вице-премьеры - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры вазифаларын башкаручы Альберт Кәримов, ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов, югары уку йортлары ректорлары һәм башка рәсми затлар катнашты. Конкурска тәкъдим ителгән 2273 заявка арасында Хакимова Зөлфия Зәкиевна җитәкчелегендәге Мөслим лицееның 11а классы укучылары Латипова Айсылу һәм Морзаханов Марат эшләгән "Электромобиль "Gelios - 1500" проекты "Перспектива" номинациясендә җиңеп чыгып беренче урынга лаек булды һәм акчалата премия, беренче дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнделәр. Әйтергә кирәк, Мөслим лицее укучылары бу конкурста икенче ел рәттән катнашып призлы урынга лаек булдылар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: