Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ларекта сатарга ярыймы?

– Ларекларда алкогольсез сыра белән сәүдә итәргә ярыймы? 

Әлеге сорауга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең 2 разрядлы өлкән белгече Елизавета Низамова җавап бирә: 
– “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм аның әйләнеше һәм алкоголь продукциясен куллануны (эчүне) чикләү турында”гы 171-ФЗ санлы 1995нче елның 22 ноябрендәге Федераль законның 2 маддәсе нигезендә алкоголь продукциясе ул – азык чималыннан һәм (яисә) спиртлы азык продукциясеннән этил спиртын файдаланып яисә файдаланмыйча җитештерелгән азык продукциясе, анда этил спирты әзер продукциянең 0,5 проценты күләменнән күбрәк (РФ Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән исемлектәге азык продукциясеннән тыш). Алкоголь продукциясе спиртлы эчемлекләргә (шул исәптән аракы), шәраб, җимеш шәрабы, ликер шәрабы, чемердәп торучы шәраб (шампан шәрабы), шәраб эчемлекләре, сыра һәм аның нигезендә әзерләнүче эчемлекләргә бүленә. 
“Алкогольсез сыра” дип исемләнгән эчемлектә этил спирты әзер продукциянең 0,5 процент күләменнән кимрәк булса, мондый эчемлек алкогольле продукция булып саналмый һәм стационар булмаган объектларда сату тыелу буенча чикләүләр аңа кагылмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X