Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көзге бодай участогында сайлап алу тикшерүе үткәрелде

2021 елгы туфрак корылыгыннан соң, Татарстанда көзге культураларның торышы аерым контрольдә.

“Август-Мөслим” басуларында “Россельхозцентр”ның Татарстан филиалы белгечләре белән берлектә кышка зәгыйфь хәлдә кереп киткән көзге бодай участогында сайлап алу тикшерүе үткәрелде. Үсемлекләрнең яшәү сәләтен билгеләү өчен монолит сайлап алынды. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, уҗымнарның 93 проценты тормышка яраклы. Хәзерге вакытта агрофирма басуларында кар катламының биеклеге уртача 20-25 см тәшкил итә. Тикшеренүләрне ай саен үткәрү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама