Мөслим-информ

Көзен бакчада ниләр утырталар?

Бакча эшләренең бик әһәмиятле төрләре нәкъ менә көзен башкарыла, һәм боларны кышка кадәр эшләп өлгерергә кирәк. Беренче салкыннар төшкәнче ниләр эшләнә? Беренче чиратта: - җимеш агачлары һәм куакларының ботакларын кисәргә; - туфракка ашлама кертеп, кирәк булса, "дәвалап" алалар; - җирне казып чыгарга кирәк; - җылытылган түтәлләр ясарга; - җир кишәрлеген...

Бакча эшләренең бик әһәмиятле төрләре нәкъ менә көзен башкарыла, һәм боларны кышка кадәр эшләп өлгерергә кирәк.

Беренче салкыннар төшкәнче ниләр эшләнә?

Беренче чиратта:

- җимеш агачлары һәм куакларының ботакларын кисәргә;

- туфракка ашлама кертеп, кирәк булса, "дәвалап" алалар;

- җирне казып чыгарга кирәк;

- җылытылган түтәлләр ясарга;

- җир кишәрлеген җыештырырга.

Кайбер бакча үсемлекләрен иртә көздә үк утырталар. Кышка кадәр алар үсеп кала, ә инде язын беренче уңышны да җыеп алырга була. Көзен бакчада ниләр утыртырга мөмкин икәнлеген күп кеше белми. Көздән чәчүнең үз өстенлекләре бар:

• язын бакча утыртыр өчен азрак вакыт таләп ителә;

• язгы уңышны бер-ике атнага иртәрәк җыеп алып була.

Кимчелекләре дә бар:

• үсентеләр шытып чыгып, һәлак булырга мөмкин;

• яхшы тәрбияләнгән, җиңел туфраккка гына утыртырга була;

• язын явым-төшем күп булып, су басса, чыккан үсентеләр һәлак булырга мөмкин;

• салкыннарга чыдам үсемлек төрләрен генә көздән чәчеп калдырып була.

Көздән ниләр чәчәбез һәм бу эш ничек башкарыла?

Кышка чәчеп калдыра торган тәмләткечләр һәм яшелчәләр:

• сарымсак,

• кара суган,

• кузгалак,

• яфраклы петрушка,

• укроп,

• кишер,

• чөгендер,

Көзен яшелчәләрне утыртыр алдыннан туфракка ашлама кертергә һәм җирне яхшылап казып, күпертеп чыгарга кирәк. Көзге чәчүдән соң көннәр озакка салкынайтып җибәрсә дә куркырга кирәкми. Киресенчә, салкында шытымнар чыныгып кала, беренче кыраулар төшә башлаган чорга алар инде шактый ныгый. Көзге чәчүләрне башкару өчен иң яхшы температура - нульдән 2-3 градус югарырак җылылык санала.

Чәчү өчен иң яхшы урыннар:

Көзге үсемлекләр өчен урынны белеп сайлау зарур. Язын су җыелып тормасын, ә кышын ул җирне калын кар капласын, карны җил очыртып торырлык булмасын. Буразналарны бик тирән итмиләр. Чәчүлек орлыгы гадәттәгедән 20-25 процентка эрерәк булсын. Орлыклар өстенә торф яисә черемәле туфрак сибәләр, аннары чыршы ботаклары яки салам белән каплыйлар.

Көздән утыртыла торган чәчәкләр

Бакчачыларның күбесе көз көне чәчәкләр дә утыртып калдыра. Шулай итсәң, язын көннәр җылытуга ук беренче чәчәкләр бакчага ямь бирә башлый. Күпләр суганчадан үсә торган чәчкәләрне кулайрак күрә: нәркисләр, лаләләр, крокуслар һәм пушкинияләр утырта.

Чәчәкләрнең бу төрләре кояшлы урыннарны ярата. Утыртканда вакытын дөрес сайларга кирәк: туфракка кырау төшкәнче бер ай кала, соңгарак калсаң, чәчәкләр һәлак булу ихтималы зур. Сентябрь башыннан алып октябрь ахырына кадәр вакыт моның өчен иң яхшысы санала. Кышка кергәнче утыртып калдырырга пионнар, ирислар, флокслар да әйбәт. Лилияләрне туфракка туң төшәр алдыннан берәр әйбер белән өстән каплап кую яхшы. Кыш алдыннан җирне бераз казыштырып, ашламалап кую кирәк.

Көзен утырта торган агачлар

Җимеш агачларының кайбер төрләрен көздән утыртып була. Шундыйларның берсе - груша. Көз көне утыртканда бу агач урынына яхшы гына ияләшә, күп итеп су сибүне яки тәрбияләүне таләп итми. Бары гадәттән тыш кызу көннәр торса яки корткыч бөҗәкләрне агуларга кирәк булганда гына күпмедер хезмәт кую кирәк булачак. Грушаның тамырлары көчле, ул туфрактан дымны үзе дә таба ала. Безнең бакчаларда яратып үстерелә торган алмагач та шундый ук үзенчәлеккә ия. Бу агачларны көздән утыртуның өстенлеге - алар язга кадәр җиргә ияләшеп, тамыр системасын ныгытып кала.

Слива агачлары да көз көннәрендә утыртыла. Җимеш агачларын алдан яхшылап әзерләнгән туфракка утыртырга кирәк. Ашлама керткәндә аны алдагы җиде елга исәпләп салалар. Туклыклы матдәләр җитмәсә, агач һәлак булырга мөмкин, яисә җимешләрен саран бирер.

Көзен утыртыла торган киң таралган яшелчәләр

Алда санап үтеләчәк яшелчәләр һәр бакчада диярлек үстерелә. Күпләре утыртырга да җайлы, артык тәрбия дә сорамый.

Башлы суган алыр өчен вак суган чәчү

Бу суганның диаметры якынча 1-2 см, ләкин көздән чәчәр өчен иң вагын - 0,8-10 миллиметрлысын алырга кирәк. Көзен мондый орлыкны теләсә-кайсы базарда табып була, бәясе дә кыймәт түгел. Нигә иң вак суганны сайларга кирәк дигәндә, вак орлыкның чәчәк "уклары" юк, ә сабаклары кечкенә һәм зәгыйфь була. Ләкин июнь башында ук сез өлгергән башлы суган җыеп алырсыз. Суганны төпләр арасында 4-5 см, ә түтәлләр арасында 12 см ара калдырып утырталар.

Тәҗрибәле бакчачылар вак суганның Кармен яки Стурон дигән сортларын утыртырга киңәш итә, чөнки алар чәчәккә үсмиләр.

Яшел суган алу өчен башлы суган

Җәен суган кыягы алыр өчен ваграк башлы суган яки сеенчикның эресен утырталар. Күп яралгылы эре башлы суганның кыягы да куе була. Өлгереп җиткән суган 3-4 см зурлыкта, ә кыяклары йомшак һәм сусыл булачак. Бу төр суганны иртә көздән утыртмыйлар, иң әйбәте - салкыннар башланганчы якынча ике атна кала утырту. Бу вакыт эчендә үсемлекнең тамыры ныгып калсын, тик кыяклары шытып чыгарга өлгермәсен.

Туфракка суганны якынча 4-5 см тирәнлеккә төртәләр, аннары торф яки черемәдән торган катлам, ул 10 см калынлыкта салына. Болай чәчелгән вак суганга су сибеп торасы булмый.

Сарымсак

Сарымсакның кышкы сортларын сентябрьнең икенче яртысында яки октябрь башында - салкыннар башланырга ай ярым кала утыртырга кирәк. Моның өчен сарымсакның эре тырнакларын алалар, андый орлыктан эре сарымсак җитешә.

Утыртасы көнне сарымсак башын тырнакларга аерып, төбен алып ташлыйлар - ул тамырлары үсеп китәргә комачауларга мөмкин.

Орлыкны араларында 15-20 см калдырып төртеп чыгалар, рәт арасында 20 см урын кала. Утырту тирәнлеге якынча 4-5 см.

Үсентеләрне торф яки черемә белән каплыйлар, иртә язда бу катламны алып ташлыйлар.

Кишер
Кишерне салкыннар башланганчы ике атна кала, һава җылылыгы 2-3 градус булган вакытта чәчәләр. Орлыкны тиешеннән 15-20 процентка артыграк алырга кирәк, чөнки аларның бер өлеше шытып чыкмаска да мөмкин. Кишерне орлыклар арасында - 2-3 см, рәтләр арасында 20 см калдырып чәчәләр, тирәнлеге - 2-3 см.

Чөгендер
Кишер кебек үк, бу яшелчәне дә салкыннар башланыр алдыннан, ноябрь аенда чәчәргә кирәк. Чөгендернең утыртырга киңәш ителгән сортлары күп түгел - Холодостойкая 19, Подзимняя 474 яки Бордо дигәннәре иң яхшысы. Калган төрләре салкыннан "уклар" җибәрәчәк.
Чөгендерне орлык араларында 10 см һәм рәт араларында 20 см калдырып чәчәләр. Тирәнлеге 2-3 см, моңа өстәп 3-4 см калынлыкта торф яки черемә катламы салалар.

Редис

Яшелчәнең бу төре көздән утыртуны ярата. Редисны чәчкәндә һава температурасы 0 градус тирәсе булырга тиеш. Орлык арасында 3 см, рәт арасында 10 см калдырып чәчәләр. Тирәнлеге - 2-3 см, өстенә 2-3 см калынлыкта торф, черемә, салам кебек җылыткыч катлам салалар. Көздән утыртканда редис шулай ук "уклар" атарга мөмкин. Сортларына килгәндә, Софит, Красный великан, Моховский, Дунганский, Вариант, Вюрцбургский кебекләре яхшы.

Яфрак-петрушка
Петрушканы да салкыннар якынлашкач чәчәләр. Яфрак петрушкасы салкынга шактый чыдам саналса да, 2-3 градус җылыда ул шытып чыга да башлый. Шуңа күрә аны язга кадәр үсеп китмәслек итеп, вакытын дөрес сайлап чәчәләр. Орлыклар арасында 2-3 см калдырыла, рәт арасында - 15 см тирәсе. Якынча 1,5 см тирәнлеккә чәчелә.

Йомгаклап шуны әйтергә була: көзен бакчагызда төрле яшелчәләр, чәчәкләр һәм агачларутыртып калдырырга була. Алар барысы да үзләрен яхшы хис итсен өчен түтәлләргә урынны дөрес бүлеп, орлык чәчү һәм утырту вакытын дөрес сайларга кирәк.

intertat.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: