Мөслим-информ

Кызамыктан сакланыгыз!

Агымдагы елның октябрь аенда соңгы ун елда районда күзәтелмәгән кызамык авыруы теркәлде. Чир табылган кешеләр бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендәге йогышлы авырулар хастаханәсендә дәвалана. Өзлегүләр күзәтелми.

Агымдагы елның октябрь аенда соңгы ун елда районда күзәтелмәгән кызамык авыруы теркәлде. Чир табылган кешеләр бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендәге йогышлы авырулар хастаханәсендә дәвалана. Өзлегүләр күзәтелми.

Кызамык (корь) – үтә көчле йогышлы авыру. Ул балалар авыруы саналса да, аның белән олылар да чирли. Кызамык кешедән кешегә йөткергәндә, сөйләшкәндә күчәргә мөмкин. Әгәр дә кеше кызамык белән авырмаган икән, аның авыру кешедән чир йоктыру ихтималы 100 процентка арта. 
Авыруның яшерен чоры – тугыз көн, кайчак 21 көн дәвам итәргә мөмкин. Кызамыкның башлангыч этабында температура 38-39 градуска кадәр күтәрелә. Аппетит югала, бөтен организмны хәлсезлек биләп ала, көчле ютәл барлыкка килә, күзләр кызара башлый. Аңкауда һәм битнең лайлалы тышчасында кызыл таплар рәвешендә кызамык тимгелләре хасил була. Алга таба тимгелләр бөтен тән буенча тарала: башта колак яфракларында барлыкка килә, аннан бөтен тәнгә күчә. Кызамык вакытында трахеобронхит, пневмония, отит, гепатит, лимфаденит, энцефалит кебек куркыныч чирләр барлыкка килүе ихтимал. 
Әлеге авыруны йоктырмауның бердәнбер чарасы – вакытында вакцина ясату. Кызамыкка каршы беренче вакцина балага 1 яшь булганда ук ясала, прививканың икенчесен 6 яшьтә ясаталар. Зурларга аны 18-35, 36-55 яшьтә ясатырга тәкъдим итәләр. Кызамык белән авырганнан соң барлыкка килгән иммунитет иң тотрыклысы санала, ә прививканың тәэсире күп очракта 10-15 елга гына җитә. 
Дәвалану ысуллары: 
• Көн саен дымлы тастымал белән тузаннарны сөртергә һәм бүлмәне җилләтергә. 
• Бала тиешле күләмдә сыеклык эчәргә һәм тукланырга тиеш. 
• Балага ютәлдән һәм тән кызышуны киметүче дарулар бирергә мөмкин. 
• Тәнне сөртеп, юып торырга, ашаганнан соң авызны чайкарга һәм күзләргә игътибарлы булырга кирәк. 
Кызамык йоктырган кешене йогышлы авырулар бүлегендә бокс-палаталарда дәвалыйлар. Табиб кушканны төгәл үтәп, ятып кына торса, авыру кеше 7-10 көннән сәламәтләнә. Температуралы, авыру көе аякта йөреп торса, кызамыктан өзлегү куркынычы зур. Өзлегеп, тын юллары, үпкәләр, бөерләр ялкынсынып, төрле катлауланулар килеп чыгарга мөмкин. 
Прививка кызамык авыруыннан саклый торган бердәнбер чара икәнен истән чыгармыйк. Үз вакытында ике тапкыр прививка ясаткан кешеләргә бу авыру йогу куркынычы янамый. Урындагы медицина хезмәткәрләренә, участок табибларына мөрәҗәгать итегез. 

Рәшит Вагыйзов, 
район үзәк хастаханәсе табиб-инфекционисты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: