Мөслим-информ

Кыйммәтле йөзек сатып алганда үз хокукларыңны ничек дөрес итеп якларга?

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына кулланучыдан сорау керде


Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына кулланучыдан сорау керде: 
- Яхшы яктан танылган кибетләрнең берсендә, ювелир эшләнмәләр бүлегендә, топазлы балдак сатып алдым. Якынча 5 айдан бер таш селкенә башлады. Балдакны кибеткә илттем, балдак деформалаштырылган, шуңа күрә таш селкенгән, диделәр. Балдак бик нәзакәтле, һәм, чыннан да, кию процессында бармак формасын кабул иткән. Сатучылар балдак түгәрәк булып калырга тиеш, дип раслый. Аннары экспертиза үткәрсәләр, минем исәпкә үткәрелергә тиеш диделәр. Соңрак, балдак 2000 сумга кыйммәтләнде һәм аны алыштыра алмыйбыз, диделәр. Нәтиҗәдә, килеп туган каршылыклардан соң, балдак фотосурәтен ясадык һәм гариза яздык. Сатучылар вакытны сузмыймы? Бу ситуациядә кем хаклы? 

 

Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре беренче сорауны бирделәр – товарга гарантия бармы? Товарга гарантия срогы алты айга бирелгән, ягъни җитешсезлекнең гарантия срогы дәвамында барлыкка килүен белгәч, белгечләр «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 18 статьясы нигезендә, кулланучы сатучыга билгеле таләпләр белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы, дип аңлаттылар. Сатучы, шул исәптән, товарны кулланучыга тапшырганнан соң килеп чыккан кимчелекләре өчен җавап бирә, гарантия срогы билгеләнгән товарның җитешсезлекләре өчен җавап бирә. Шуңа күрә бу очракта, сатучы кимчелекләре ачыкланган товарны кабул итәргә һәм кирәк булган очракта товарның сыйфатын тикшерергә тиеш. Кулланучы тарафыннан товарны алыштыру турында үз таләпләрен күрсәтеп, сатучы адресына гариза язылуы бик яхшы. Товарның сыйфатын тикшергәндә, товарны алыштырганда әлеге таләп куелган көннән егерме көнгә кадәр срок билгеләнгән. 
 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы.

Фото - Pixabay.com

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: