Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кыска вакыт эчендә баю теләге төрмәгә илтә

24 июнь көнне Россия Эчке Эшләр Министрлыгының ТР буенча бүлеге хезмәткәрләре РФ ФСБ вәкилләре белән берлектә законсыз рәвештә сыйфатсыз алкоголь белән сәүдә итүне оештырган җиде Казан кешесен тоткарлаган.

Алар тарафыннан билгесез сыйфаттагы спиртлы эчемлекләр Татарстан һәм башка билгеле брендлар исеме астында республика һәм күрше регионнарда сәүдә ителгән. Шул ук вакытта оператив хезмәт әгъзалары тарафыннан Казан шәһәренең өч районында законсыз спиртлы эчемлек җитештерү белән шөгыльләнүче биш кеше тоткарланган. Склад бүлмәләрендә шешә, бөке, әзер этикеткалар табылган, эчемлек җитештерү өчен ике йөк машинасы чимал табып алынган. 44 тонна 800 литр сыйфатсыз алкоголь белән сәүдә иткәне өчен әлеге гражданиннарга карата РФ Җинаятьләр Кодексының 238 матдәсе 2 бүлеге буенча эш кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев