Мөслим-информ

Курыкмыйча ясатыгыз!

Коронавирус чигенергә ашыкмый. Саклану чараларын дөрес куллансак кына яклаулы булачакбыз.

Район поликлиникасында коронавируска каршы вакцинация баруын хәбәр иткән идек инде. Прививка кемнәргә ясала, аны ясаганда искәрмәләр бармы? Авыру чигенәме? Шушы һәм башка сорауларга район үзәк хастаханәсе баш табибы Данияр Якупов җавап бирә. 
– Данияр Нәҗипович, беренче партия вакцинаны кемнәр ясатты? 

 

– Район поликлиникасына декабрь азагы-гыйнвар башында 340 доза вакцина кайткан иде. Аның 99 дозасы үзебезнең коллективка, ягъни 77се – урта медицина персоналына, 17се табибларга ясалды. Шушы көннәрдә COVID-19га каршы “Гам-Ковид-Вак” маркалы 100 доза вакцина кайтырга тиеш. 
 

– Күпләр бу төр прививканы ясатудан курка. Бу урынлымы? 
 

– Коронавирустан профилактика чарасы буларак аны һәркем ясатырга тиеш дигән фикердә мин. Бернәрсәдән дә куркырга кирәкми. Вакцинацияләнгән кешеләрнең һәммәсе күзәтү астында булды. Бүгенгәчә өзлегүләр юк. Шәхсән үзем дә ясаттым. Бу төр вакцинация һәркем өчен дә кирәк дип курыкмыйча әйтә алам. Аны COVID-19 белән авырган яки антитәнчекләре булган пациентлар да ясата ала. Кабат авырудан һәм зарарланудан саклануда прививканың мөһимлеген аңласак иде. Вакцинаның икенче компоненты төгәл 21 көн үткәч кадала. Прививкадан соң яңа коронавирус инфекциясенә иммунитет ярты ел дәвамында сакланырга тиеш. Прививканы яшәү урыны буенча ясатырга була. Ләкин алдан язылып кую кирәк. Прививка түләүсез ясала, чөнки ул милли прививкалар календаренә кергән. 
 

– Данияр Нәҗипович, нинди категория гражданнарга әлеге прививканы ясату рөхсәт ителми? 
 

– Катлаулы хроник авырулар күзәтелгәндә, аллергияле кешеләргә, югары температура булганда, унсигез яшькәчә балаларга, авырлы хатыннарга вакцинация кирәкми. Укол ясатканнан соң мунча керергә, спиртлы эчемлекләр кулланырга, спорт белән шөгыльләнергә дә киңәш ителми. Кайбер кешеләрнең вакцинадан соң тән температурасы күтәрелергә мөмкин. Бу очракта температура төшерә торган дарулар эчәргә кирәк. 
 

– Узган ел коронавирус белән авыручылар куп булды. Саннар ни сөйли? 
 

– 2020 елда барлыгы 1114 кешегә үпкә ялкынсынуы диагнозы куелды. Алдагы еллар белән чагыштырганда, бу бик күп. Гадәттә, елына 180-200 очрак кына теркәлә иде. Былтыр коронавирусның 10 очрагы ачыкланды һәм 4 кеше вафат булды. Быелга чыккач 91 кешегә үпкә ялкынсынуы диагнозы куелды. Коронавирустан 3 райондашыбыз якты дөнья белән хушлашты. 
 

– Саклану чараларына ни дәрәҗәдә игътибар итәргә? Битлек-перчаткаларның ярдәме бармы? 
 

– Пандемия башлангач та, саклык чараларының тиешле дәрәҗәдә үтәлергә тиешлеген кат-кат әйтә килдек. Ләкин халык таләпләрне үтәргә ашыкмады. Кагыйдә бозучыларга кисәтүләр белән генә тәэсир итеп булмагач, рейдлар оештырылып, андыйларга штрафлар да салына башлады. 
 

– Бүген җирлегебездә ничә кеше үпкә ялкынсынуыннан дәвалана? 
 

– Район хастаханәсенең 25 кешегә исәпләнгән махсус бүлегендә бүгенге көндә 20 авыру ята, шуның бишесендә – үпкә ялкынсынуы. Өй шартларында 21 кеше дәвалана. Ситуация контрольдә, тиешле дарулар, җиһазлар кирәкле күләмдә бар. Ләкин шулай да табиблар җитмәве сиздерә. Пандемия чорында табибларыбыз алгы сызыкта булды. Мәкерле чир аларны да читләтеп үтмәде. Шәфкать туташлары, урта персонал – барысы да күпмедер дәрәҗәдә бу чирне кичерде. Әлеге чиргә иммунитет юк. Бер авырган кеше аны кабат йоктырырга, вакытында тиешле дәвалау курсы узмаса, өзлегергә мөмкин. Үзебезнең һәм якыннарыбызның сәламәтлегенә игътибарлы булыйк!

 

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: