Мөслим-информ

Кунаклар килде

Шушы көннәрдә Башкортстанның Туймазы районы ветераннары килде җирлегебезгә. Кунаклар “Хәзинә” ансамбле коллективы булып чыкты.

Өлкәннәр күрше республика, аерым алганда чиктәш районнар – Актаныш һәм Мөслим белән танышырга килгән. Кунаклар Актаныш районының Әнәк авылында “Бабайда кунакта” музеен караганнар. Аннан Мөслимгә килделәр. Ансамбль вәкилләре туган якны өйрәнү музеенда, китапханәдә, Батырлар йортында булды. Мөслимдәге үзгәрешләрне күреп сокланды. Җирлегебезне “Мәскәүгә тиң” дип бәяләде.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: